Балтач районы элемтә үзәге коллективы туган көнен бәйрәм иткән (фото)
Очрашуда үзенең 39 ел гомерен, көчен, саллы хезмәтен куйган кеше Дамир Салихов катнашты.
Казан шәһәр телефон челтәре ачылуга 135 ел тулу уңаеннан, шулай ук Таттелеком компаниясенең туган көне уңаеннан, Балтач районы элемтә үзәге коллективы элек эшләгән һәм бүгенге көндэ эшли торган хезмәткәрләр белән «Бер күрешү үзе бер гомер» дип исемләнгән очрашу уздырды.
Очрашуда үзенең 39 ел гомерен, көчен, саллы хезмәтен куйган кеше Дамир Салихов катнашты.
1991-1998 елга кадәр Балтач районы элемтә үзәге белән Михайлов Роберт Тихонович җитәкчелек итә.
25 ел элек район элемтә үзәге ике оешмага бүленеп, район почта һәм электр элемтәсе үзәге буларак эшчәнлеген дәвам итә. 2010 елга кадәр Таттелеком оешмасында җитәкче булып Роберт Тихонович эшләсә, 22 ел дәверендә район почта элемтәсе үзәген Фәйзрахманов Гали Гәмбарович җитәкли.
Соңрак Таттелеком оешмасында Хисамиев Рафил, Хайруллин Рашит, Ризванова Гүзәлия җитәкче вазыйфасын башкара. 2022 елдан алып хәзерге көнгә кадәр оешма белән Салихов Азат Данилевич җитәкчелек итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев