Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач районында «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру дәвам итә (фото)

Татарстан Республикасында милли проектларны гамәлгә ашыру «Бердәм Россия» партиясенең даими контролендә тора.

Балтач районында «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру дәвам итә «2024 елга кадәр чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Балтач муниципаль районы территориясендә «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру һәм 2023 елда эш дәвам итте.

Проектның бер өлеше өлкән буын кешеләренең сәламәт гомер озынлыгын арттыруга, аларның сәламәтлеге турында кайгыртуга, тәрбияләүгә һәм социаль хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән. Бу максатларда гамәлгә ашырыла торган «Өлкән буын» проекты районда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге аша гамәлгә ашырыла.

«Өлкән буын» юнәлеше буенча милли проектның уңышлы булуы күптән инде өлкәннәр тарафыннан да исбатланды:

- Авылдан туп-туры капкадан больницага җиңел машина алып килә. Хастаханәдә кул астына алып баралар, рәхмәт! Кирәкле анализлар бирдек, барлык табибларны да тиз йөреп чыктык, сәламәтлекне җентекләп тикшердек. Нуринеряле авыл җирлегендә яшәүче Чутай авылыннан Рәфкать һәм Уркия Газизовлар гаиләсе, өлкәннәр турында кайгыртулары һәм мондый проектлар өчен илебез җитәкчелегенә зур рәхмәт.

Бу милли проект кысаларында медицина ярдәме күрсәтү өлкәннәр өчен бик файдалы, проектның нәтиҗәсе бар дигәнне аңлата.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: демография