Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач студентлары бу җәйне Рәсәйнең икенче ягында — Камчаткада үткәрделәр

Райондашларыбыз өйләреннән 6350 чакрым ераклыкта үзләренә эш табып, балык эшкәртү һөнәре осталыгына өйрәнделәр.

Бу елны Ислам Хәйруллин һәм Кәримә Зәкиева үзләренең студентлар отряды белән Камчаткага бардылар.

Райондашларыбыз өйләреннән 6350 чакрым ераклыкта үзләренә эш табып, балык эшкәртү һөнәре осталыгына өйрәнделәр. Мәсәлән, Ислам балыкны эчке органнарыннан арындырдыру белән шөгыльләнгән, ә Кәримә чистартылган балыкны сортларга аерып, үлчәп конвеер буенча җибәрә торган булган.

Завод Октябрьский бистәсендә урнашкан. Аны бер ягыннан диңгез, ә икенче ягыннан елга әйләндереп алган. Елганың каршы ярыннан кояшлы көннәрдә Опала вулканы һәм сопкалар күренгәлиләр. Чыннан да матур һәм үзенчәлекле җир. Ул елга ягыннан таң ату, диңгездә кояш бату үе бер хозурлык. Сирәк кенә бу якларда нерпалар, медузалар, яр карлыгачларын һәм аюларны очратып була.

Кәримә белән Ислам үзләре кебек Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән студетлар белән бердәм эшләделәр. Алар арасында дуслар табып эш һәм ял сәгатьләрен бик күңелле үткәрделәр, хәтта Татарстан культурасы белән дә таныштырып киттеләр.

Буш вакытларында алар бистә белән танышып, диңгез буйларына төшеп йөргәннәр, гитарада уйнап һәм җырлап, төрле интелектуаль, спорт уеннарында катнашып күңәлләрен ачканнар. Соңгы көннәрдә алар хәтта кайнар чыганакларда да коенганнар.

Кәримә: «Мин инде икенче елын Камчаткага эшләргә барам. Бу юлы үзем Казан дәүләт медицина университетында отряд булдырып, башкаларга да дөньяны күрсәтү һәм җәйне акча эшләү максатын булдырырга тырыштым. Бу ел да үзенчәлекле хәтирәләр калдырды.

Икенче тапкыр барып эшләү күпкә җиңелрәк. Чөнки син нәрсәнең нәрсә икәнен алдан беләсең. Шуңа карамастан беренче тапкыр баручылар да тиз ияләштеләр. Бу юлы без күп чараларда катнаштык, үзебез дә оештырдык. Вакытны күңелле үткәрергә тырыштык. 1,5 ай торып, барысы белән дә дуслашып беткәч кенә кайтыр вакыт та килеп җитте. Һәм бу вакыт иң авыры, ләкин без гел элемтәдә, күрешеп торабыз.Студентлар отряды белән җәеңне дөнья читендә уздыруы чын бәхет минем өчен! Сез дә бу бәхетне тоя аласыз!»

Ислам: «Бу җәемне минем продуктив үткәрәсе килде, шуңа күрә мин Казан студентлар отрядына кердем һәм пресса вазифасын үтәргә ризалаштым. Мин төшергән фотосурәтләр төрле фото, видео конкурсларда беренче урыннар гына яуладылар. Үземнең эшем белән бик горурланам.

Балык эшкәртү турында әйткәндә: беренче вакыт авыр булды, ләкин ияләшкәч ошап та китте үзе. Хәзер мин хәтта эш урынын сагынам һәм кире кайтасым да килә.

Заводта яңа дуслар таптым, алар Марий Эл Республикасыннан. Мин моңа бик шатмын. Күптән түгел алар Казанга кунакка килделәр һәм мин аларга шәһәргә экскурсия ясап үттем. Алар бик канәгать калдылар, хәтта яңадан киләбез дип ышандырдылар»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ислам Хәйруллин