Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач волонтерлары кабат юлга кузгалды

Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, егетләр!

Балтачыбызда махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итүче берничә волонтерлар группасы эшләп килә. Җил- буранга карамый, көзге шыксыз көннәрдә дә, кышкы зәмһәрир суыкларда да алар вакытларын, көчләрен кызганмый, зур эшләр башкаралар, гуманитар ярдәм туплап, ерак юлларга кузгалалар.

Бүген иртән Рамил Әглиуллин җитәкчелегендәге волонтерлар төркеме янә зур юлга чыгып китте. Районыбызның изге күңелле кешеләреннән җыелган гуманитар ярдәм махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбызга тапшырылачак.

Бу юлы олы йөрәкле райондашларыбыз продукция, көндәлек кирәк-ярак товарларыннан тыш, агач һәм төзелеш материаллары да алып китте. «Шушы ярдәмнәре өчен Солтанов Илмир белән Әхмәтов Илнарга, шулай ук юл чыгымнарын каплаган районыбыз администрациясенә һәм, әлбәттә , киң күңелле балтачлыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез!», ди егетләр.

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гел хәлләрен белеп, аларга Балтач күчтәнәчләрен, сәламнәрен илтүче волонтерларыбызның исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез!

#РәсмиБалтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сво