Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач халкы солдатларга тартмалар җибәрә

Мондый бүләкне 21 солдат алачак.

Норма авыл җирлеге  мобилизацияләнгән егетләргә агач тартмалар  әзерләгән. Мондый бүләкне 21 солдат алачак. Әлеге  тартмалар сандык кебек зур, анда  солдатларның барлык  кирәк әйберләре сыячак.

– Казанда мобилизацияләнгән егетләр киемнәрен  тутырырга тартмалар сорап мөрәҗәгать иткән иде. Әлеге хәбәрне «Ватсап» төркеменә язуга булышырга  теләүчеләр бик  тиз табылды. Оста куллы балта осталары, Кили авылы егетләре – Илнар Кәбиров, Айдар Әшрәпов, Фәнис Хафизов, Нормадан  Ринат Камалиев, Балтачтан Рәсим Хәкимҗанов  тартмалар ясады. Егетләр моның өчен бер тиен акча да алмый.  «Нурминка» кибете  күгән, йозак, шөрепләр белән булышты. Депутатлар да, болай ярдәм итүчеләр дә бар, – ди Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗанов.

Башлаганда җирлектән китүче егетләр өчен тотынган булсалар,  хәзер башкаларга да өлеш чыгарырга җыеналар.  Ясарга теләүчеләр күбәеп киткән икән. Эшмәкәр Нәкыйп Хәмидуллин – биш,  Тимур Гатауллин тагын  дүрт тартма әзерләргә вәгъдә биргән.

Сәрия Мифтахова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев