Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач авыллары бетәрме яки “бездә генә шушы хәл”ме?..

Авылларда халык санының кимүе, хезмәт урыннарының җитмәве, эшләгән эшкә тиешенчә түләмәү, җитештерелгән продукцияне сату бәяләренең тотрыклы булмавы һәм авылларда социаль структураның заман таләбеннән калышуы... – күптән түгел район мәдәният үзәгендә үткән район иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы – “Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә күтәрелгән проблемаларның берничәсе генә бу.

«Нигә яшьләр авылдан китә? Аларны калдыру, кайтару өчен нәрсә эшләргә кирәк?» – «Түгәрәк өстәл»дә катнашучылар бергәләп әнә шул сорауларга җавап эзләде.  Мәсьәлә, дөрестән дә, бик актуаль, бик катлаулы һәм еш кына: “бездә генә шушы хәл” дип зарланырга яратсак та, безнең район өчен генә хас күренешләр түгел бу. Һәм, кызганычка, болар барысы да авылның киләчәгенә тискәре йогынты ясый торган илкүләм проблемалар. Сөйләшүне, Вакыйф ЗӘКИЕВ алып барды.

В.З.: – Төп сүзгә керешкәнче, сезгә уйлану өчен бер сораштыру нәтиҗәләрен тәкъдим итим әле. Шушы көннәрдә генә социаль челтәрләрнең берсендә пәйда булды ул. Аноним сораштыру. “Шәһәрне ташлап, авылга кайтып яшәргә риза булыр идегезме?” Җаваплар өчен вариантлар да төрле, кызыклы. Иң күп җаваплар нинди дисезме? – “Зур акчалар түләсәләр дә, шәһәрне авылга алыштырмыйм”, “Авылны макта, шәһәрдә яшә”, “Акчасын түләсәләр, кадерне белсәләр, бәлки”.

Наил САБИРҖАНОВ – район Советы җитәкчесе урынбасары: – Авылларда очрашуларда еш булабыз, отчетлар тотабыз, бу турыда халык белән сөйләшәбез. Яшьләр еш кына калыр идек, авылда эш юк диләр. Шул ук вакытта районда 200гә якын вакансия бар. Безгә бигрәк тә төзелешкә, авыл хуҗалыгына эшчеләр җитми. Юкса, төзелеш шактый акчалы тармак, авыл хуҗалыгында да хәлләр начар димәс идем. Бу уңайдан бер проблема: районга кирәк булган һөнәрләр буенча укытмыйбыз, балалар дөрес һөнәр сайласын өчен дөрес юнәлеш бирү җитми.

Сәйдәш НУРМИЕВ – Чепья урта мәктәбе директоры: – Соңгы биш-алты елда безнең мәктәптә балалар саны бер тирәдә тора: 300дән артык. Улисьял, Сырья авылларында яшьләр шактый кала, яңа өйләр салалар, яңа урамнар пәйда була. Эш тә табалар, гомумән, эшләргә теләгән кеше эшен дә таба, яши дә белә. Без гомер-гомергә мәктәп бетсә, авыл бетә дип курыктык. Без дигәнем, өлкән буын. Яшьләр бу хакта уйлый белми. Авылында мәктәп бар, әмма әти-әни баласын икенче мәктәпкә йөртә. Авылның киләчәге мәктәптән генә тормый. Яшьләр авылда калсын өчен безгә алга карап эшләү, юнәлеш бирү, профориентация җитми. Ә инде бала мәктәп тәмамлап чыгып китә икән, ул инде яки берничә елдан гына әйләнеп кайта, яки шәһәрдә төпләнеп үк кала.

Ләйсән ӘСХӘТОВА – район аграр яшьләр оешмасы җитәкчесе: – Дөрестән дә, миңа калса, мәктәптә үк профориентация җитми. Укытучылар үзләре үк балаларга, имтиханнарга тырышып әзерләнергә куша, нәрсә, авылда каласыгыз киләмени дип куркыта. Балаларны кечкенәдән авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, эш урыннарына экскурсияләргә алып бару да нәтиҗәле булыр иде. Алар анда бүген нинди шартларда эшләүләре турында белми дә бит. Дөрес, бу очракта алда барган, шартлары булган, эш тиешенчә оештырылган урынга алып барырга кирәктер.

В.З.: – Авылда калу, авыл тормышы дигәч без әле һаман да шул ферма, машина-трактор паркын гына күз алдына китерәбез. Бүген авылның да мөмкинлекләре бихисап. Теләгән кешегә төрле юнәлешләр белән шөгыльләнергә була.

Рафил ШӘФИГУЛЛИН – эшмәкәр (рәсемдә) : – Минем уемча авылда яшьләрне калдыруда иң зур кимчелек әлегә инфраструктура алар ихтяҗын канәгатьләндерерлек түгел, шәһәрдәгедән бик күпкә калыша. Икенче бер хәл итәргә тиешле мөһим проблема ул – торак белән тәэмин ителеш. Өченчедән, кешеләрдә белем, мәгълүмат җитми. Дөрестән дә, бүген авылда да үз эшеңне булдырырга мөмкинлекләр күп, дәүләт тә төрле яклап ярдәмнәр оештыра. Кызганычка, авыл яшьләре аны белми. Бик сирәкләр генә кызыксынып, эзләп таба. Шуңа күрә, мондый файдалы мәгълүматларның электрон кушымтасын булдырырга кирәк. Ул гел яңарып, тулыланып торсын. “Башлангыч капитал юк”, “эшне нәрсәдән башларга белмим” диючеләргә дә, эшчәнлеген киңәйтергә, җәелдерергә теләүчеләргә дә зур ярдәмлек булыр иде ул. Ә бездә әле дөрес мәгълүматны белмәгәнгә, күпләр кеше сүзенә ышанып, ялгыша. Җитештерү кооперативлары оештыру бик күп проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәр иде. Шул ук вакытта инициативалы яшьләрне бергә туплау да бик кирәк, яңалыклардан курыкмыйча, пилот проектларга алынырга иде. Бездә буш торган биналар, буш урыннар шактый, аларны файдалану юлларын эзләргә кирәк. Бу урында бер көнне социаль челтәрдә күргән бер кызыклы картинаны мисалга китерим әле. Өч төрле чират бар. Беренчесендә зарланучылар: анда кешенең чиге юк. Икенчесендә – киңәш бирүчеләр. Анысында да шактый. Ә өченчесендә – “Эшләргә теләүчеләр” дигәнендә генә чират юк...

Фердинанд ХӘЙРУЛЛИН – “Кызыл юл” хуҗалыгы җитәкчесе: – Бүген монда бөтенебезне дә борчыган тема турында сөйләшәбез. Мин унбишенче ел рәис булып эшлим. Аңа кадәр шәхси эшмәкәр идем. Без Нөнәгәр мәктәбендә укыганда мәктәпнең иске генә ДТ тракторы бар иде. Трактор дәресендә ел буе шуның белән мәш килә идек. Пускачын да кабыза идек, кышын басуга чыгып карда йөри, батып та кала идек... Мәктәп тәмамлаганда механизатор «права»сы алганда шундый сөенгән идем мин. Хәзер балалар мәктәп елларында техниканы күрми дә. Аларда бу кызыксыну каян килсен? Авылда яшьләр калмауда эш урыннары, тиешле шартлар булмауны бер сәбәп итеп күрсәтәләр. Бездә, мәсәлән, теләгән кешегә эшнең беткәне юк, һаман киңәябез, зураябыз, әйтик, бүген 1000 башлык савым залы булган ферма төзелә. Эшчеләр дә, яшь белгечләр дә кирәк. Бер дигән фатир салып куйдык. Киров өлкәсеннән ирле-хатынлы белгечләр килде. Хуҗалык белән таныштырдык, балалар бакчасын, мәктәпне күрсәттек. Аларның берсе элекке рәис өе, икенчесе Киров өлкәсеннән моннан фәләнчә еллар элек күчереп салынган бина. Шуларны күрделәр дә, “Монда бит безнең балаларга бернинди уңайлыклар юк”, – дип китеп бардылар. Дөрес, алардан соң тагын бер гаилә күченеп килде, яши башлады. Мин аларга яңа бакча һәм мәктәп вәгъдә иттем... Авылларда яшьләрне менә шушындый шартлар тудырмыйча калдырып, кайтарып булмый. Сүз уңаеннан, быел гына авылыбызга өч гаилә күченеп килде, әле тагын килергә җыенучылар бар. Хезмәт хакы да бу очракта шактый зур роль уйный. Мин эшкә килгән яшь белгечтән сорыйм: “Күпме хезмәт хакы кирәк?” “Егерме булса, җитәр иде”, – диләр. 24меңне түлибез. Бу, билгеле, гомер буе эшләгән белгечләрдә бераз ризасызлык тудыра инде, аларны да аңлап була, әмма яшьләрне башкача кызыктырып булмый.

Дәвамы бар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев