Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач балаларын кем сөендергән? (+фото)

«Наз» хәйрия фонды президенты Нурания Сәйфетдинова Балтачның бертөркем баласын куандырды.

Балалар алдан ук үзләре хыялланган бик кадерле әйбер хакында сорап, хат язган булган. Бәйрәм чарасына Кыш Бабай белән Кар Кызы әлеге бүләкләрне алып килеп җиткерде. Араларында ниләр генә юк: йомшак уенчык, чаңгы, курчак һәм башкалар.

“Наз” хәйрия фонды 2007 елдан бирле Балтач районының "Наз" социаль үзәге белән уртак хезмәттәшлектә эшли. Яңа ел бәйрәмендә генә түгел, Нурания ханым җәен дә патронажда торучы балаларны туплап теплоходта сәяхәткә алып чыга яисә зоопаркка алып бара. Кыскасы, балаларны күңелле ял иттерү өчен барысын да эшләргә тырыша.

Бәйрәм чарасын район социаль яклау бүлеге кызлары, волонтерлар тулыландырды. Алар балалар белән биеде, җырлады, күмәк җырлар белән чыршы тирәли әйләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев