Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач балаларын рәсем сәнгатенә гашыйк итүче. Кем ул? (II өлеш) + фото

Иҗади зәвыгы югары булган тырыш һәм сәләтле Тахир бәрәкәтле еллар дәвамында 200 дән артык картина ясауга ирешә һәм аларның берседә рәссамның остаханәсендә җыелып ятмый.

Берләре район, республика, Рәсәй күләмендә оештырылган күргәзмәләрдән кайтып кермәсә, икенчеләре бүгенге көндә рәсем сәнгатенә гашыйк кешеләрнең шәхси милекләрендә үз урыннарын ала баралар. Тахирның яраткан жанры - пейзажларында зур хәзинә булган районыбызның табигате, елның төрле фасылларында тасвирлана. Ул башкалар күзенә чалынмаган гүзәл табигать күренеше нечкәлекләрен җете буяулар белән якты тасвирлап, күңелдә якты тәэсир тудыра. Бу матурлык бит безнең янәшәдә, шуларны күзәтеп, карап-бәяләп тә, җанда җылы хисләр тудырырга өнди кебек.

Соңгы вакытта Тахир үзен яңа жанрда сынап карарга була – элеккеге көнкүреш предметларыннан натюрморт-картиналар иҗат итә башлый һәм зур уңышка ирешә. Район үзәк китапханә фойесына урнашкан тулы бер экспозиция бик күпләрдә зур соклану уятты. Чөнки биредә без үткәнебезне, тарихыбызны рәсем сәнгате аша, үзенә бер тылсымлы тарту көче аша үткәрәбез. “Имам” диеп исемләнгән картинада борынгы агач урындыкта чигүле сөлге белән җиз комган тора, агач өстәлдә мулланың чалмасы, хикмәтле сүзләр сеңдергән дини китаплары, дисбесе, кәрәчин лампасы янәшәсендә каурый каләм, стенада борынгы шамаил. Нечкә җанлы, якты хисле кешеләр өчен рухи азык бирә торган күренеш бит бу. Шулай ук “Җиңү көнендә”, “Вакыт” дип исемләнгән картиналары гыйбрәтле үткәнебез белән бүгенге чорны тоташтыруы, бик җылы тойгылар уята. Күргәзмәгә куелган картиналарның һәркайсы милләтебезнең асыл сыйфатларын, күңел байлыгын калку күрсәтеп ясалган. Минем аларның барысын тасвирларга каләм көчем җитмәс, бер вакыт табып, якташыбыз, күренекле рәссам, “Россия рәссамнар берлеге” Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасының региональ бүлеге әгъзасы Тахир Ильясов иҗаты белән үзегез танышыгыз әле. Тормышның вак-төяк ыгы-зыгысыннан әзрәк арынып, күңелләрегездә матур җылы хисләр тудырырга ярдәм итәр ул!         

Фәридә Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев