Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач балаларын сөендерделәр (+фоторепортаж)

Республиканың "Наз" хәйрия фонды Балтачның бертөркем баласына "Яңа ел тамашасы" бүләк итте.

Иске Яңа ел кичәсе алдыннан Казанның "Наз" хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова Балтач балаларын зур-зур бүләкләр белән сөендерде.

Әлеге хәйрия фонды 2007 елдан бирле Балтач районының "Наз" социаль үзәге белән уртак хезмәттәшлектә эшли. Шунысын да әйтергә кирәк, Нурания ханым безнең район өчен үз кеше, аның әнисе Кенә авылы кызы. Шуңа да ул безнең районга бик яратып кайта. Яңа ел бәйрәмендә генә түгел, Нурания ханым җәен дә патронажда торучы балаларны туплап теплоходта сәяхәткә алып чыга яисә зоопаркка алып бара. Кыскасы, балаларны күңелле ял иттерү өчен барысын да эшләргә тырыша.

Балалар алдан ук үзләре хыялланган бик кадерле әйбер хакында сорап, хат язган булган. Бәйрәм чарасына Кыш Бабай белән Кар Кызы әлеге бүләкләрне алып килеп җиткерде.Араларында ниләр генә юк: йомшак уенчык, чаңгы, курчак һәм башкалар. Бер кыз түзмәде, шатлыгыннан бүләген кочаклап, куанычыннан урынында ук тыпырдый башлады, Кыш бабай белән Кар кызын кочаклап ук алды.

Бәйрәм чарасын район социаль яклау бүлеге кызлары, волонтерлар тулыландырды. Алар балалар белән биеде, җырлады, күмәк җырлар белән чыршы тирәли әйләнде. Волонтерлар димәктән, быел әлеге игелекле һөнәр ияләре сафына Балтачтан олы яшьтәге Марзия Гыйләҗева да кушылган. Моңарчы без яшь волонтерларны гына күреп ияләнгән идек. Әлеге чара Марзия апа өчен зур чирканчык булды.

Игелекле Нурания һәм Әсхәт Сәйфетдиновлар әниләрне дә онытмаган иде. Аларга бүлмә гөлләре бүләк сөендерделәр. Чара матур мизгелләргә бай булып, ел буена җитәрлек хис-кичерешләр бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: маскарад