Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач "Бөек илнең бөек киносы" бөтенроссия акциясенә кушыла

2 сентябрьдә республикабызда «Бөек илнең бөек киносы» бөтенроссия акциясе узачак.

Акция кысаларында М. Шолохов язган «Судьба человека» әсәре буенча режиссер С.Бондарчукның фильмын һәм С. Майоровның «Простые главные слова. Судьба человека» документаль фильмын ачык мәйданчыкларда һәм шәһәр җәмәгать киңлекләрендә күрсәтү планлаштырылган. Аудиторияне киңәйтү, балаларны һәм яшьләрне акциягә җәлеп итү максатыннан  "Патриот" республика спорт-патриотик һәм яшьләрне армиягә кадәр әзерләү үзәге» Татарстанда акцияне кабат үткәрүне башлап җибәрде. Татарстан Республикасында фильмнар бер үк вакытта 36 мәйданчыкта күрсәтеләчәк.
Балтачта "Судьба человека" ("Кеше язмышы") нәфис фильмын 2 сентябрьдә, 19:00 сәгатьтә мәдәният үзәге каршында  күрсәтеләчәк.

Безнең белешмә: 2020 ел Россия Федерациясендә Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә Хәтер һәм Дан елы Башкарма дирекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган төп чаралар планы тормышка ашырыла. 22 июнь Хәтер һәм кайгы көненә багышланган иде 2 сентябрь - Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев