Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршыларга без әзерме?!

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелендә узган киңәшмәдә көн үзәк мәсьәләнең берсе булып, Бөек Җиңүнең 72 еллыгына әзерлек темасы күтәрелде.

"Башка елларда район үзәгендә бер ай алдан әзерлек башланып, оешма-учреждение яннары, аларның диварларына плакат рәсемнәр, котлау текстлары язылган баннерлар куела, Ленин урамы буенча баганаларда флаглар җилфердәп тора иде.

Ә быел нишләптер, сүлпәнлек сизелә, оештыру җитеп бетми?! Авыл җирлекләрендә мәдәният йорты һәм клублар, һәйкәлләр, авыл җирлеге идарәләре иң беренче халыкның игътибарын җәлеп итә. Тәртипкә китерү һзм әзерлек эшләре шулардан башланырга тиеш. Бу мәсьәлә тиз арада хәл ителер дип ышанып калам. 9 май - Бөек Җиңү һәм Хәтер көне, моны районыбыз күләмендә зурлап билгеләп үтү өчен бүгеннән үк әзерлекне башланырга кирәк! " дип искәртте.

Районыбыз халкы әлеге тарихи истәлекле көнне лаеклы рәвештә, имин шартларда, күтәренке күңел белән билгеләп үтәрлек итеп оештыру - җитәкчеләребезнең төп бурычы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250