Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач бистәсендә бу күпер кемгә кирәк

Балтач бистәсенеӊ район үзәк хастаханәсенә Ленин урамыннан бару юлында җәяүлеләр өчен әһәмиятле булган күпер бар иде.

Нәрсәгә бар иде, чөнки бу «заготскот» елгасы дип аталучы ерганак аша салган тимер бетон плита озак еллар кешеләргә хезмәт иткәннән соӊ, бүген инде үтә алмаслык каршылык булып тора. Балалар арбасы белән яисә авыру җәяүле барганда аннан узу хәзер мөмкин түгел. Моннан берничә ел элек, ерганак нәкъ шулай киӊәйгәч, күпер-плитәне җайлы гына икенче урынга күчергәннәр иде. Менә хәзер ул урынны да язгы су юып, яраксыз хәлгә китергән. Бу очракта, озакка сузмыйча, бистә башкарма комитетына күперне җәяүлеләр уза ала торган итеп салу сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250