Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач бистәсендә әрәпә җыйдылар

Бүген Балтач бистәсенең үзәк мәйданы бәйрәм төсмере алды.

Музыка уйный, бизәлгән атларга милли киемнәрдән киенгән олысы кечесе утырышып нидер көтә. Баксаң бүген бистәдә әрәпә җыялар икән. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Илдус улы Шакиров бәйрәм белән котлап, үзенең теләкләрен әйтеп, хәерле юллар теләп әрәпә җыючыларны озатып калды. Сигез матур итеп бизәлгән ат төрле юнәлештә бистәбез урамнарына юл алды. Гармун уйнап, җырлый-җырлый, «әрәпә» дип кычкырган тавышлары яңгырап калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250