Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач буенча кемнәр сәяхәткылды? (+фото)

Район буенча сәяхәтнең беренче тукталышы - Чепья музее.

Сәяхәттә авыл җирлеге башлыклары, район Советы, башкарма комитеты хезмәткәрләре катнаша.

 

 

Нөнәгәрдә Кәшифә Тумашева музеенда булдык. Кәшифә апа Тумашева татарның беренче һәм бердәнбер режиссеры, атаклы дикторы, татар халкының рухи үсешенә зур өлеш керткән Тумашевлар нәселенең башлангычы. Музейга нигез салган Дания апа, хәзер аның эшен дәвам итүчеләр гаять әһәмиятле эш башкарганнар. 

 

 

2021 елның кыш көнендә Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов булган "Кызыл юл" хуҗалыгының мегафермасы тирәсен атта утырып әйләндек. 400 миллион сумнан артык финанс чыгымнары тотып булдырылган ферма үзен-үзе аклый. Бу хуҗалык бүген тәүлеккә узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 10 тонна сөтне артык җитештерә. 

 

 Яңгул авылында урнашкан "Ива мебель" оешмасында да булдык. Монда һәрбер әйбер кулдан ясала, останың күңел җылысын саклый сыман. Заманалар авыр булса да, сынатмыйлар монда, төрле ысуллар, төрле алымнар кулланалар.

 

Көне буена сузылган туристик маршрут мәдәни мирас - Яңгул су тегермәне янында тәмамланды. Киләчәктә бу мирас белән туристлар танышсын өчен зур эш башкарырга кирәк. Капиталы булган берәр шәхес алынса, бу урын менә дигән ял итү урыны булачак. Ә инде бүгенге сәяхәт өчен һәр кешедән җыелган 500 сум акча кемгәдер зур, кемгәдер аздыр. Әмма районыбызның иң атаклы, истәлекле урыннары белән танышу бу бәягә торадыр. Рәхмәт, авыл җирлекләренә һәм мәктәп коллективларына, мәдәният хезмәткәрләренә! 

 

Фото, видео: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәяхәт Балтач авыл хуҗалыгы