Балтач чәчтарашханәләрендә ничек эшлиләр?
Чәчеңне буятып, буявы чыкмаса, бөдрәләтеп бөдрәләнмәсә...нишләргә?
Парикмахерскийда чәч бөдрәләттердем, ясаттым, кистердем, Ләкин барып чыкмады, чәчемне боздылар, буявы әйбәт кермәгәч, яисә ямьсез кергәч, яңадан буядылар, күпме вакытымны алды анда утыру, җитмәсә буяуга өстәмә акча алдылар; буяганнан соң чигә, колак янында ак чәчләрем бик күп күренеп калды, тагын буятырга бардым, тагын акча алды, арзан түгел, 1000 гә якын акча түлибез бит. Мондый очракларда алар бушлай хезмәт күрсәтергә тиеш түгелме соң? Аларның гаебе белән барып чыкмаса да икеләтә түләргә тиешмени без, дип язган сорау-мөрәҗәгатьләр редакциягә соңгы вакытта күп килде. Шунлыктан, райондагы кулланучылар хокукын яклау комитеты җитәкчесе Гөлназ Шакирова белән элемтәгә керергә туры килде. Менә ни дип җавап бирде ул.
– Заказчы (клиент) һәм парикмахер (косметик хезмәтләр күрсәтү буенча белгеч) арасындагы мөнәсәбәтләр РФ Гражданнар Кодексының 39 нчы бүлеге һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында»1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы белән җайга салына. Шулай итеп, әлеге законның 10 һәм 12 матдәләре нигезендә кулланучы күрсәтелә торган хезмәт турында тулы мәгълүмат алырга хокуклы. Башкаручының хезмәт күрсәтү вакыты бозылганда яки аны тиешле сыйфатта кулланмаган очракта «Кулланучылар хокукларын яклау турында»Законның 28-32 маддәсе кулланылырга тиеш.
Күрсәтелгән хезмәтнең (башкарылган эш) җитешсезлекләре ачыкланган очракта, кулланучы үз теләге белән таләп итәргә хокуклы (Законның 29 ст., Кагыйдәләрнең 24 п.):
– күрсәтелгән хезмәт (башкарылган эш) җитешсезлекләрен түләүсез бетерү);
– күрсәтелгән хезмәт (башкарылган эш) бәяләренең тиешле кимүенә (тиешле дәрәҗәдә);
– күрсәтелгән хезмәт (башкарылган эш) җитешсезлекләрен бетерү буенча үз көчләре белән яки өченче зат тарафыннан үзләренә тотылган чыгымнарны каплау.
Күрсәтелгән хезмәтнең (башкарылган эшнең) җитешсезлекләре яки килешү шартларының җитди бозылулары ачыкланса, кулланучы хезмәт күрсәтү (эш башкару) турында килешүне өзәргә хокуклы.
Күрсәтелгән хезмәтне кабул иткәндә, йә хезмәт күрсәтү (эш башкару) барышында кулланучы күрсәтелгән хезмәт (башкарылган эш) җитешсезлекләренә бәйле рәвештә үзенә китерелгән зыянны каплауны таләп итәргә хокуклы. Югалтулар кулланучының тиешле таләпләрен канәгатьләндерү өчен билгеләнгән срокларда каплана (законның 30,31 ст.))
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 15 маддәсе зур әһәмияткә ия, анда клиентның үзенә китерелгән мораль зыянны компенсацияләүгә хокукы каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев