Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач егетләрен армиягә озата

Бүген район хәрби комиссариатында көзге чакырылышта армия сафларына алынучы егетләр өчен Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне үтте.

Көзге чакырылышта 50дән артык район егетенең Ватан сагына басуы көтелә. Беренче озатуда - 13, икенчесендә 7 егет киткән булса, дүшәмбе көнне 14 райондашыбыз армия хезмәтенә алыначак. Алда тагын ике озату булачак.

Елның-елында район мәдәният йортында үткәрелүче чара быел ни сәбәп беләндер кечкенәрәк масштабларда район хәрби комиссариатында гына үтте. Ватан сагына озату кичәсенә армиягә китүче егетләр, аларның әти-әниләре чакырылган иде. Кичә барышында район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, хәрби комиссариатның бүлек башлыгы Васил Вәлиев егетләргә Ватан алдындагы бурычны намус белән үтәүләрен теләделәр, балтачлылар сезнең белән горурланырлык булсын, илебез тыныч яшәсен өчен, сез үз бурычыгызны йөзгә кызыллык китермичә үтәргә тиеш, дип ассызыкладылар.
Рамил хәзрәт белән Рафаэль атакай да үз фатыйхаларын биреп, илебезне сакларга китәчәк егетләрне нык, түзем булырга чакырдылар. Кичә генә армия сафларыннан кайткан Иске Торҗа авылы егете Олег Шишкин да егетләргә хәерле юллар теләде. Бу юлы Олегның абыйсы Сергей да армиягә китәчәк. Шулай ук дүшәмбе көнне Пыжмарадан күпбалалы Мөхәрләмовлар бишенче уллары Асафны, Борнактан Мөдәрисовлар уллары Булатны, Урта Көшкәттән инде ике абыйсы армиядә булып кайткан Станислав Тихоновны да армиягә озатачаклар. Ә менә Балтачтан Фәнүзә Сибәгатуллинаның олы баласы - Рифат хәрби хезмәткә алына икән. Ул никадәр генә хисләрен яшерергә теләсә дә, әни кешенең күзләре яшьле.

- Илләр тыныч булсын да, балаларга исән-имин әйләнеп кайтырга язсын. Кайсы якларга китәрләр дип бик борчылабыз инде, - диде ул.

Хәрби комиссар Васил Вәлиев әйткәнчә, армия - чыныгу, сынау мәктәбе. Ул үзара аралашу күнекмәләре бирә, эштә, коллективта аңлашып яшәргә өйрәтә. Армиядә хезмәт иткән һәр яшь кеше бүгенге гел үзгәреп торучы тормышка да җиңел яраклаша. Һәр ир-егет гражданлык бурычын үтәргә тиеш.

Без исә егетләргә хәерле юллар, ышанычлы дуслар телибез. Туган якларга чын ир-егетләр булып исән-имин әйләнеп кайтырга язсын.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250