Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач егетләрен Казанга Татавоенкоматка кадәр озата бардылар

Балтач районы мәдәният үзәге хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре хәрби хезмәткә алынучы егетләрне "Татвоенкомат"ка кадәр озата барды, концерт куеп озатып калды.

13 ноябрьдә районыбыз өчен бик әһәмиятле вакыйга булды. Бу көнне көзге чакырылыш кысаларында чираттагы хәрби хезмәткә чакырылучы 18 егетне тантаналы төстә озату чарасы оештырылды.

"Татвоенкомат"ның күрсәтмәсе нигезендә, чакырылыш вакытында график буенча республиканың һәр район, шәһәр, уку йортларының сәнгать коллективлары озату кичәләрендә берәр мәдәни чара әзерләргә тиеш. Шул уңайдан театральләштерелгән тамаша, спектакль, концерт, кино тәкъдим итүче районнар бар. Ә безнең район бик матур концерт программасы алып килгән иде. Бу юлы иң күп егет озатучы район буларак теркәлдек. Тантаналы озату да шул хөрмәткә махсус оештырылган иде. Егетләргә исән-сау, имин шартларда хезмәт итеп кайтырга язсын иде. Аларның 14е бер урынга - Киров өлкәсенә билгеләнсәләр, ә 4 егет хәрби хезмәтне Россиянең төрле шәһәрләрендә үтәчәк", дип бедерде район хәрби комиссариатның хәрби хезмәткә алынучылар белән эшләү бүлекчәсе мөдире Илназ Петров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армиягә озату