Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Балтач газы” идарәсе көллиятне станокларга баетты (+фоторепортаж)

“Балтач газы” идарәсе хәйрия акциясе кысаларында Арча аграр көллиятенең Нормадагы икенче номерлы филиалына станоклар бүләк итте.

«Газпром трансгаз Казан» җәмгыятенең генераль директоры Рөстәм Усманов инициативасы белән төзек хәлдә булган, әмма җитештерү процессында кулланылмый торган җиһазларны республикадагы уку йортларына тапшырыла башлады.  Металл эшкәртү өчен билгеләнгән станоклар көллият студентларына хәйрия ярдәме күрсәтү максатында, укучыларның гамәли күнекмәләрен камилләштерү өчен тапшырыла.

Әлеге матур башлангыч Түбән Кама шәһәрендә старт алган иде. Бүген исә хщйрия эше Балтач җирлегендә дәвам итте. “Балтач газы” идарәсе  Арча аграр көллиятенең Нормадагы икенче номерлы филиалына өч станок бүләк итте.

– Хәзер булачак яшь белгечләр һөнәри осталыкларын теориядә генә түгел, практикада да камилләштерә алачак, – диде “Балтач газы” идарәсенең баш инженеры Рифкать Баһаветдинов тантаналы чара барышында.

Көллияттә югары квалификацияле слесарьләр әзерләнүе беркемгә дә сер түгел, ә мондый кадрларга «Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте филиалларында да ихтыяҗ булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев