Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач Геройларын онытмый

2007 елдан, Россия Президенты Указы нигезендә, 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә.

2007 елдан, Россия Президенты Указы нигезендә, 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу – Советлар Союзы, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрне искә алу көне.

Районыбызда Геройлар көне уңаеннан игелекле чаралар күп уза. Волонтерлар тарафыннан бистәдәге, җирлекләрдәге һәйкәл, обелиск тирәләре чистартыла, Советлар Союзы Геройлары (Габдулла Гарифуллин (Яңгул), Хафиз Сабиров (Шода), Хәбибулла Ибраһимов (Куныр), Василий Булатов (Чутай), Гайфетдин Гыйльметдинов (Смәел), Бакый Рәхимов (Түбән Кенә)) һәм дә Социалистик Хезмәт Геройларының (Рим Зарипов, Сәрвәр Нәфыйкова, Камил Гозәеров, Габдрахман Зарифов, Рәсәй Герое Олег Исаев (Иске Көшкәт)) бюстларына чәчәкләр салына, сугыш һәм хезмәт ветераннарына ярдәм ителә, очучы Олег Исаевның әти-әнисенә хөрмәт күрсәтелә. Мәктәпләрдә “Без онытмыйбыз – без горурланабыз” дигән исем астында класс сәгатьләре, Чечня, Әфганстан бәрелешләрендә катнашкан хәрби ветераннар һәм дә үз җирлегебезнең геройларын искә алу юнәлешендә очрашулар үтә. “Без аларны белергә тиеш!” дигән акция кысаларында җәмәгать урыннарында мәгълүмати буклетлар таратыла. Районыбызны таныткан шәхесләрне барлау, исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән мәшһүр райондашларның бюстларын булдыру да күздә тотыла. Хәзергә аларны урнаштыру буенча урын мәсьәләсе хәл ителә, бу нисбәттән халык фикерен өйрәнү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бэйрэм