Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач гимназиясе укучылары 100 метр араны җәяү дә үтә ала

Көн дә иртән Балтач гимназиясенең беренче сыйныфында укучы оныгымны озата барганда юлда күңелсезлекләр белән очрашам.

Гимназиягә балаларын укырга машинада алып килгән ата-аналарның күпчелеге машиналары белән гимназиянең капка төбенә үк керәләр, әгәр капкасы ачык булса, ишек төбенә кадәр үтәләр. Кодрәтләреннән килсә, парталары кырына ук машина белән китерерләр иде. Нариман урамы чатында ук туптап, балаларын төшереп калдырсалар да була бит. Ул балаларның берсе дә гарип түгел, сау-сәламәт. 100 метрга да тулмаган араны үзләре дә җәяүләп керә алалар.
Руль артында утырган әти-әниләр иртәнге сәгатьләрдә - барлык кеше эшкә ашыккан, кызу вакытта җәяүлеләргә һәм башка транспорт белән үтүчеләргә уңайсызлык тудырулары турында уйлап та карамыйлар, ахрысы. Тар гына урында машиналарның берсе артыннан икенчесе тезелә, аннан соң борыла алмый интегәләр. Аллам сакласын, бу урында балалар таптала, бәла-каза килеп чыга гына күрмәсен иде. Әлеге мәсьәләгә гимназия администрациясенең һәм район ЮХИДИ идарәсенең игътибар итүләрен сорыйбыз.

Кәүсәрия Җәләева,
Балтач бистәсе.
Фото: https://vk.com/baltasigim?z=photo-6398788_278450488%2Falbum-6398788_63930472%2Frev

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250