Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач кабат мунчалы булды

Ниһаять, халыкның күп сораулары буенча, Балтач бистәсенең Нариман урамында урнашкан гомуми мунча бүген - 29 декабрь көнне кулланылышка тапшырыла! 

Бу хакта алдарак бер хәбәр иткән идек инде. Кабат исегезгә төшерәбез! Гомуми мунча ремонттан соң яңача җиһазландырылып яңача төрле мөмкинлекләр белән бүген сынау режимында кабат ишекләрен ача. "Ни өчен сынау режимында?" дип сорарсыз. Бу халыкның мунчага йөрү вакытын һәм графигын көйләү өчен эшләнә. Ирләр һәм хатын-кызлар өчен уңайлы көннәрне ачыклагач, тиешле график раслана. 

Ә хәзергә җомга - хатын-кызлар көне буларак игълан ителде. Шимбә - ир-атлар көне булачак. Мунчаның эш сәгате 14.00 - 20.00 сәгатькә кадәр. 

"Ел дәвамында барган ремонт эшләрендә мунчага даими йөрүчеләрнең фикер-тәкъдимнәре дә исәпкә алынды. Чөнки элекке елларда да гомуми мунчага йөргән кешеләр арасында ремонт бригадасы эшчәнлеге белән һәрдаим танышып кызыксынып торучылар да булды. Халык тизрәк ачылуын көтте", дип хәбәр итә районның "ХЭС" оешмасы җитәкчесе Фәһим Сибагатуллин.

Бәяләре белән дә таныша аласыз:

- Балигъ булмаган балаларга (18 яшькә кадәргеләр керә) - 50 сум;
- Аннан өлкәнрәк кешеләргә - 150 сум;
- Пенсия яшендәгеләргә - 100 сум. 

(Искәрмә! Гомуми мунчаның эш графигы буенча тәкъдимнәрегезне комментарийларда язып калдыра аласыз)

Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мунча