Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач халкы наказ биргән? Кемгә?

Партиянең мобиль кабул итү пункты узган атнада безнең районда да үз эшчәнлеген башлады һәм беренчеләрдән булып мондый очрашуларда Норма, Салавыч, Бөрбаш авыл җирлекләре халкы катнашты. Барлыгы 16 кеше мөрәҗәгать калдырды

Чәршәмбе көнне, 24 июльдә, Татарстан «Бердәм Россия»нең алты мобиль кабул итү бүлмәсе эшли башлады. Якын арада алар, ТР Дәүләт Советының яңа чакырылыш эшенә наказлар җыю өчен, республиканың барлык районнарында яшәүчеләрне 650 дән дә ким булмаган кабул итү уздырырга планлаштыра.

Әлеге проект Дәүләт Советына сайланачак депутатлар үзләренең эшчәнлекләренә нигез итеп алсыннар өчен халыктан фикер-тәкъдимнәр ишетү, наказлар җыйнау максатында гамәлгә ашырыла. Партиянең мобиль кабул итү пункты узган атнада безнең районда да үз эшчәнлеген башлады һәм беренчеләрдән булып мондый очрашуларда Норма, Салавыч, Бөрбаш авыл җирлекләре халкы катнашты. Барлыгы 16 кеше мөрәҗәгать калдырды.

– Безнең барлык карарларыбызның нигезендә – кешеләр, аларның көндәлек ихтыяҗлары һәм проблемалары, омтылышлары һәм планнары. Теләсә нинди мәсьәлә белән теләсә кайчан сез партиянең җәмәгать кабул итүе пунктларына мөрәҗәгать итә аласыз, – ди бердәмроссиялеләр.

Җәмәгать кабул итүе мобиль пунктында халыкның гозерләрен, наказларын кабул итеп, аларны хәл итү буенча эшләргә ышандырдылар.

Мобиль кабул итү бүлмәләре 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Кабул итүгә алдан язылу таләп ителми. Чыгышларда шулай ук депутатлыкка кандидатлар һәм агитаторлар эшләячәк, алар теләгән кешеләрне партия программасы белән таныштырачак.

Мондый кабул итүләр 8 августта Карадуган, Яңгул, Кече Лызи авылларында, 22 августа Куныр, Чепья, Урта Көшкәт авылларында узачак.

– 2014 елда «Бердәм Россия " ТР Дәүләт Советының алдагы сайлауларында 2500 наказ җыйган. Хәзерге вакытка аларның 83% ы үтәлгән. Калганнары күбрәк вакыт таләп итә һәм хәзер дә эштә. Республикада «Бердәм Россия» нең мобиль кабул итү бүлмәләреннән тыш, гражданнар наказларын җыюның тагын бер каналы – «МОЙДЕПУТАТ " интернет-сервисы эшли башлады. Республикада яшәүче һәр кеше партиянең сорауларын бирә һәм булачак депутатлар өчен интернет аша, 8-800-1600 түләүсез «кайнар линия» буенча яки WhatsApp аша мөрәҗәгать итә ала, – дип билгеләп узды брифингта журналистларга ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Светлана Захарова.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бердәм Рәсәй