Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач хәрбиләре Малмыжда нишләгән? (+фоторепортаж)

Узган атнада районыбызның ветеран чик сакчылары Дилүс Гатиятуллин, Ринат Зарипов, Рамил Галимҗанов һәм Фидәил Мөхәммәтшин Малмыж районында хәйрия чарасында катнаштылар.

Кәннә авылында туган Россия Герое, гвардия генерал-лейтенанты Валерий Григорьевич Асаповка багышланган хәйрия чарасына райондашларыбызны Малмыж районы хәрбиләре махсус чакырган.

Валерий Григорьевич 2017 елның 23 сентябрендә Сириядә хәрби бурычын үтәгәндә вафат була. Чарага шулай ук геройның тормыш иптәше, якын туганнары, күрше шәһәр һәм бистә хәрби ветераннары да чакырулы иде. Очрашуга Киров шәһәре хәрби ветераннарының “20.13 биеклек” вокаль ансамбль дә килгән иде.

Чара хакында тулырак актив хәбәрчебез Ринат Зарипов фоторепортажында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт