Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач хәрбиләре мемориал ачуда катнашты. Кайда?

4 майда Казан шәһәрендә Татарстан Чик сакчылары мемориалын ачу тантанасы булды.

Безнең районнан аны ачуда чик буе гаскәрләренең ветераннары Ринат Зарипов, Дилүс Гатиятуллин, Рамил Галимҗанов, Михаил Алексеев, Рөстәм Галимуллин һәм Ринат Нурисламов катнашты.

Шулай ук Чик сакчыларын котларга хөрмәтле кунаклар да килгән иде. “Сәйдәш” бию төркеме, Татарстан Республикасының халык артисты Мингол Галиев, морякчы ветераннар хоры һәм яшь талантлар чыгышы көчле алкышларга күмелде.

Татарстан Республикасында чик буе хәрәкәтендә актив катнашкан өчен Дилүс Гатиятуллин, Михаил Алексеев һәм Ринат Зарипов генерал майор, җитәкче урынбасары, Төньяк Кавказ махсус чик буе округының тыл башлыгы, сугыш хәрәкәтләре ветераны Хәлил Хәйри улы Фәрхетдинов кулыннан истәлекле бүләкләре алдылар.

Үз чиратында безнең ветераннар монумент авторы һәм Чик сакчылары аллеясы лидеры Роберт Хатмуллинга истәлекле бүләк тапшырдылар. Роберт Хатмуллин дуслык билгесе итеп Зариповка “Кокусай Шикон Рэнмэй” эмблемалы футболка бүләк итте. Казанда мемориалны ачу тантанасы тантаналы һәм бик күңелле узды, анда катнашкан барлык ветераннар, кунаклар һәм башка төбәктән килгән вәкилләр әлеге ачылыш программасы белән канәгать калдылар.

Фото: Ринат Зарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һәйкәл