Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач хәйриячесе балаларны сөендерде

25 нче декабрь көнне «Чәй йорты»нда «Яңа елга мәрхәмәтле йөрәк белән» дигән хәйрия чарасы узды.

«Яңа елга мәрхәмәтле йөрәк белән» дигән хәйрия чарасын хәйрияче Раиф Гафиуллин оештырды. Чарага 12 балигъ булмаган балалар тәрбияләүче тол хатын һәм ялгыз әтиле гаиләләр чакырылган иде.

Һәр бала Яңа ел бүләге – тәм-томнар һәм уенчык алды. Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре алар өчен җырлар, биюләр, табышмаклар белән бәйрәм ясадылар. Ә «Чәй йорты» хезмәткәрләре барлык кунакларны салат, камыр ризыклары һәм коктейль белән сыйладылар.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәйрия