Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач өлкәннәре өчен "Йөрәкләрдә көз" зонтиклар конкурсында үткәрелә

Ветераннар өчен "Йөрәкләрдә көз" зонтиклар конкурсы оештырыла.

Тиздән матур, игелекле бәйрәмнәребезнең берсе булган "Өлкәннәр көне" җитә. Шул уңайдан районыбызда һәр ел саен төрледән-төрле бәйрәм чаралары үткәрелә. Район социаль яклау бүлеге тарафыннан өлкәннәр арасында "Йөрәкләрдә көз" дип исемләнгән зонтиклар конкурсы оештырыла.
Әлеге иҗади конкурста өлкәннәр үзләренең гаиләләре, балалары һәм оныклары белән берлектә бизәлгән яки фантазиягә нигезләнеп иҗат ителгән зонтик белән катнашырга тиеш. Конкурсант хатын-кызларның яше 55тән, ә ирләрнеке 60 яшьтән артык булуы шарт. Конкурс 29 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Җиңүчеләр 3 октябрь көнне район мәдәният үзәгендә узачак бәйрәм чарасында бүләкләнәчәк.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250