Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач һәм Бөрбаш җирлекләренә VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары килә

Балтачта узачак VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының көн тәртибе белән биредә таныша аласыз

1-5 август көннәрендә Казан шәһәрендә VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак. Әлеге чарада 30 чит илдән, 60 Россия төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан барлыгы 1000 делегат катнашуы көтелә. Форум программасы эчендә эшлекле очрашулар, пленар утырыш, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияләре уздыру  планлаштырыла, төрледән-төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләре, шулай ук Казанның татар тарихы белән бәйле урыннарына бару, Арчада шәһәр көнендә һәм “Печән базары” фестивалендә катнашу күз алдында тотыла.

Әлеге мәртәбәле Форум делегациясе  4нче август көнне Балтачыбызда да кунак булачак. Районыбызга 100дән артык кеше килүе көтелә. Татар яшьләрен районыбыз чигендә зурлап каршы алганнан соң, “Сабантуй” паркы,  Балтач аэродромы белән таныштыру булачак. Аннан соң  автобуслар белән билгеле ике маршрут буенча Бөрбаш авыл җирлеге һәм Балтач бистәсе буйлап сәяхәт итү оештырыла. Беренче төркем өчен  Бөрбаш авылында урта мәктәп, авыл мәчете, төзелеп килүче малайлар пансионаты, шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлеге белән танышу планлаштырыла. Ә икенче төркем Балтач бистәсендәге мәчетләр, “Тимерком” шәхси җитештерү  җәмгыяте, шәхси эшмәкәр Рифат Закиров ширкәте эшчәнлеге белән танышу күздә тотыла.  

Кунаклар ике җирлектә дә булганнан соң Балтач урта мәктәбе ашханәсенә төшке ашка җыелалар. Ә аннан соң “Сабантуй” ял паркында милли-мәдәни очрашу, квест-уен булачак.  

Шуның белән VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары өчен каралган Балтач җирлегендәге сәяхәтләре тәмамлана. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшьләр форумы