Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач мөгәллимнәрен олылады (фото)

Бүген бистәнеӊ мәдәният үзәгенә Балтач мөгәллимнәре үзләренеӊ һөнәри бәйрәмнәре - халыкара укытучылар көне уӊаенннан җыйналдылар.

Залда утырган укытучы һәм тәрбияче үзләренә әйтелгән җылы сүзләрне, яхшы теләкләрне зур дулкынлану белән кабул итте. Шулай булмый ни, мондый мактауларны еш ишетеп булмый бит.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин район Советы, шәхсән үзе исеменнән укытучыларга матур теләкләр җиткерде, аларныӊ хезмәте һәрчак авыр, әмма мактаулы булуына басым ясап әйтте. Районыбыз хезмәтчәннәренеӊ һәр уӊышында да укытучы хезмәтенеӊ өлеше бар. Киләчәктә дә шушы мактаулы исемне югары йөртергә яссын, диде ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, аныӊ урынбасары Илһам Гәйнетдинов, «Хезмәт» газетасы баш редакторы Вакыйф Зәкиев, Норма урта мәктәбенеӊ ата-аналар комитеты җитәкчесе Шарифҗанов Радик үзләренеӊ чыгышларында укытучыларга олы рәхмәт хисләрен белдерделәр, аларга сәламәтлек, түземлелек һәм уӊышлар теләделәр. Күп санда укытучылар, тәрбиячеләр төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булдылар.

Тулы фоторепортаж сайтыбызда иртәгә биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250