Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач мәктәбендә Нәҗметдинов Айрат Альфред улына мемориаль такта куйдылар

5 май иртәсендә мәктәп укучылары, укытучылар гадәти булмаган линейкага җыйналдылар.

Тантаналы булырга тиешле бу чара аеруча моңсу килеп чыкты. Беркемне дә битараф калдырмаслык, күзләрдән яшь китерелерек итеп оештыруларының сәбәбе дә бар. Чөнки сүз хәрби бурычын үтәгәндә Абхазиядә һәлак булган элекке укучылары - Айрат Нәҗметдинов турында бара. Мәктәптә яхшы укыган, сыйныфташлары арасында тырышлыгы, активлыгы белән аерылып торган, тыныч тормышта иң кирәкле төзелеш инженеры һөнәрен сайлаган, югары белем алып, туган төбәген тагын да матурлау нияте белән эшкә кайткан егетнең киләчәге дә матур, имин, ышанычлы булырга тиеш иде кебек. Хәрби хезмәткә чакырылгач, ил сәясәтендәге "минус"лар, ялгышлыклар китереп чыгарган яралы язмышларның берсе буларак, Грузия һәм Абхазия арасындагы конфликт зонасында хезмәт итәргә туры килә шул аңа. Батальон командирының артиллерия буенча урынбасары булып хезмәт иткән якташыбыз, наряд вакытында машинасы белән минага эләгә һәм һәлак була. Үлгәннән соң "Батырлык" ("Мужество") ордены белән бүләкләнә.
Бөек Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итәргә санаулы гына көн калганда ул укыган мәктәп стенасына истәлек тактасы куелу, аның исемен мәңгеләштерү бик кирәкле һәм тәэсирле чара булды. Биредә катнашып, чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, мәрхүмнең сыйныфташлары, мәктәп директоры Илсур Шиһабетдинов, мәрхүмнең әнисе Елена Нәҗметдиновалар бу изге эшне оештыручылар - "Хәрби туганлык" ("Боевое братство") Бөтенрәсәй җәмәгать оешмасы вәкилләре - "Яшел берет" төркеменә олы рәхмәтләрен җиткерде. Чара укучыларның тематикага туры килә торган искитмәле чыгышлары белән үрелеп барды. Азактан "Яшел берет"лылар патриотик җырлардан торган концерт программасы тәкъдим итте.
Район хәрби комиссариатыннан беркем дә катнашмау гына күңелдә ризасызлык уятты.
Фоторепортажны тулы күләмдә газетабызның «В контакте» социаль челтәрендәге төркемендә "«Хезмәт» - Балтач район газетасы" таныша аласыз. Төркемгә сайтыбыз (baltaci.ru) аркылы керә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250