Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин тәбрикли

Мөхтәрәм Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары! Хөрмәтле райондашлар!

Бөек Җиңү салютлары яңгыраганнан соң 74 ел ел вакыт узды. Тарихка алтын хәрефләр белән язылган әлеге Җиңү бөтен илебез халкы – Кызыл Армия һәм Флот командирларының, сугышчыларның, тылда көнне-төнгә ялгап эшләүчеләрнең уртак тырышлыгы, фидакарьлеге нәтиҗәсендә яуланды. Максат уртак иде: изге җиребезне дошманнан саклау, халкыбызның фашистлар коллыгына төшүенә юл куймау. Илебез азатлыгы өчен миллионлаган Совет гражданнары үз гомерләрен, сәламәтлекләрен кызганмадылар. Сугыш афәте узган җирләрнең һәр адымы Ватан өчен шәһит киткәннәрнең каны, аналарның күз яше белән сугарылган. Без аларның батырлыгы алдында баш иябез.

Хөрмәтле ветераннар! Ихлас күңелдән сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм, кылган батырлыгыгыз, көчле ихтыярыгыз, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.

Бөек Ватан сугышында яу кырында башын салган хәрбиләрнең якты истәлеге мәңге сакланыр, геройларыбызның кылган батырлыклары онытылмас. Тылда иген иккән, станок артында корал җитештергән тыл хезмәтчәннәренең үтелгән гомер юлы да батырлыкка тиң.
Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, тыныч картлык һәм күгебезнең һәрчак аяз булуын, һәр туар таңның бары тик шатлык-куанычлар гына алып килүен телим.

Еллар имин, күңелләр тыныч булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май