Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач әниләре Татарстан Президентына рәхмәтле

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп туган чикләүләр аркасында эшләмәү сәбәпле балалар бакчалары өчен абонент түләвеннән азат итте. Ил җитәкчесе биргән боерык – закон, аның мондый кайгыртуы Татарстанда яшәүче барлык әти-әниләрнең күңеленә дә хуш килде.

“Инде түләгән булсагыз, кире кайтарылыр, тик өйдә генә торыгыз”, дип тынычландырды Президентыбыз. Күп кенә әти-әниләрдән килгән мөрәҗәгатьләр Президентыбызны миҺербанлы адымга этәрде.

– Бу чыннан да миһербанлы адым, – ди социаль яклау бүлегендә эшләүче Фәния Йосыпова. – Бездә эшләүче күп балалы әниләр бик куандылар. Көн саен ашатырга да бик күп акча кирәк бит."

Әйе, күпчелек гаиләнең әтиләре әле шабаш башланмады, дип өйдә эшсез ята. Әнә, бер әни суыткычның ишеге ватылмаса ярый инде, шап та шоп, ачалар да ябалар, ди. Сәламәт балага бәрәкәтле ризык кирәк шул. Бакча мөдирләре ничек карады микән бу боерыкка. “Мин бу сорауга җавап бирергә әлегә әзер түгел”, дигәне дә, телефонны өзеп куючысы да, әле безгә хат килмәде, диючесе дә булды. Бары тик, хәзерге вакытта 2 нче садикның ремонт эшләре белән көн-төн чабучы Лилия Гаднановна “әти-әниләр өчен бик әйбәт булган”, диде.

Салавыч балалар бакчасы мөдире Лилия Закирова да сөенүен белдерде.

– Бик әйбәт яңалык бу. Ишеткән әти-әниләр дә сөенеп шалтырата. Ни генә дисәң дә, төрле статустагы гаиләләр бар, кемнәрдер өчен бу зур сумма. Үзебезнең дә улыбыз бакчага йөри, әти- әни буларак та бу хәбәрне сөенеп кабул иттек.

Телефонны өзеп куючыларны да аңлап була, планлаштырган акчалары керми кала, яисә ничек җавап бирәсен белмиләр. Табибә Чулпан Мөхәммәтгалиева кебек коронавирус турында гына уйлаучы күпбалалы әниләрнең кайсыберсе бу күңелле хәбәр турында белми дә әле, “эш тыгыз, бүтән нәрсә турында уйлап та булмый, садикка йөрмәгән өчен түлисе булмас дигән идем инде мин болай да”, ди Чулпан.


Хезмәттәшебез Зәлия Фәйзрахманова да өч бала анасы.

– Коронавирус чире аркасында балалар өйдә тору сәбәпле, балалар бакчасына түлисе булырмы дигән сорау төркемебездәге әти-әниләрне берничә көн борчый инде. Бүген Рөстәм Нургалиевичның түлисе булмаячак дигән сүзләрен күреп, әлбәттә, сөендек. Ләкин әле тәрбиячеләребездән бу мәгълүматка карата бер фикер дә ишетмәдек, мөгаен, әле үзләре дә төгәлен белеп бетермидер. Шулай да кечкенә балалы гаиләле өчен тудырылган мондый чараларга без бик рәхмәтле,– ди.

“Хезмәт хакына йогынты ясамаса, без дә шат, чөнки ике балам да бакчага йөри, – ди үзе дә бакчада эшләүче Зөлфия.– Тәрбиячеләр дә киләсе атнадан дистанцион эшкә күчәчәк бит әле”.

Оныклары бар өлкәннәр дә канәгать. Балтач бистәсеннән Резеда ханым шатлыгын безнең белән дә уртаклашты. " Кечкенә оныгым детсад яшендә. Улым белән киленем ипотека түли, инде бала йөрмәсә дә детсад өчен дә түлисе була дип борчылган идем. Менә бит Президентыбыз куанычлы хәбәр җиткерде. Без бик шат" “Шәп! Бик әйбәт, бик әйбәт”! Көннең девизына әйләнгән әлеге сүз янәшәсендә рәхмәт хәлгә кергән Дәүләт башлыгына! дип Президентыбызга олуг рәхмәт сүзләре дә белдерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы коронавирус үзизоляция