Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач нәниләре үзәк китапханәдә кунакта (+фото)

Спорт белән дус булган кешенең сәламәтлеге нык була.

Төз, зифа буйлы кешегә карап, бөтенесе соклана. Ә гәүдәне сыгылмалы итү, мускулларны үстерү өчен  тырышлык кирәк. Матурлыкны тудыру һәм сәламәтлекне саклау зур көч, түземлек, үҗәтлек таләп итә шул. Җир шарында кешеләр сәламәтлек турында онытмасыннар өчен календарьда нинди генә бәйрәмнәр юк! Шуларның берсе – 20 июнь – Халыкара сикерүләр көне.
22 июль көнне Балтач Үзәк китапханәсендә ”Сәламәтлек – безнең юлдаш” дип аталган танып белүле-уенлы иртә үтте. 2нче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар спорт турында китаплар белән таныштылар. Презентация ярдәмендә алар сикерү булган спорт төрләре турында мәгълүмат алдылар, иң биеккә сикерүче тереклек ияләренең “унлыгын“ белделәр. Чараның икенче өлешендә балалар үзләре дә бик теләп сикерүле уеннарда катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев