Балтач, Норма, Карадуган, Салавыч кара исемлектә
Районнан җыелган 10 миллионга якын үзара салым акчасына дәүләт тә өстәп биргәч күпме буласын беләсегез килсә, язманы укып чыгыгыз
Районыбызның төрле авылларында еш булырга туры килә. Аларда соңгы елларда гына да башкарылган эшләр, үзгәрешләр күзгә күренеп тора. Авыл кешеләре төзек юлларга, чиста суларга шөкер итеп яши.
Ә бит моннан берничә ел элек авылдагы проблемалар турында кемнән генә сорама, бар да бер үк әйберләрне әйтә иде: юл юк, су юк. Үзара салым программасы кабул ителүгә әле берничә генә ел, ә инде булган проблемалар күпкә кимеде. Программаның асылы шунда, җыелган акча читкә китми, бер сумга дүрт сум исәбеннән дәүләт субсидиясе алынып, авылга кире кайта. Бу суммага авылларда юллар салына, зиратлар төзекләндерелә, урамнар яктыртыла, суүткәргечләр, янгынга каршы гидрантлар куела, чишмәләр ремонтланып, халык өчен уңайлы итеп эшләнә, балалар мәйданчыклары төзелә. Үзара салым акчасы җыюга халык авырлык белән булса да ияләште, чөнки һәрбер елның эше күз алларында, үз файдалануларында.
1 апрельгә районыбызда 18 авыл җирлегеннән барлыгы 9 миллион 991 мең 697 сум үзара салым акчасы җыелган. Шулар арасыннан 14е үзалдына куелган бурычны 100%ка үти алса, Балтач, Карадуган, Норма, Салавычта эшләр аксабрак бара. Үзара салым акчасы төрле җирлектә төрле суммада булу да райондашларда күп сорау тудыра. Әйтик, бер кешедән түләнергә тиешле иң күп сумма Яңгул авыл җирлегендә, ул 700 сумны тәшкил итә, Куныр, Норма – 600 сум, Бөрбаш, Борнак, Югары Субаш, Нөнәгәр, Пыжмара, Салавыч, Сосна, Урта Көшкәт – 500, Балтач, Карадуган, Смәел, Шеңшеңәр, Шубан – 450, Кече Лызи, Чепьяда 400 сум.
Гомумән алганда, якынча хисап белән безгә дәүләт тарафыннан яңадан 40 миллион сумга якын ярдәм күрсәтеләчәк. Димәк, 50 миллион сум акчага борчыган күп мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек булачак.
– Төрле җирлектә үзара салымның төрле суммада куелуның сәбәбе бер, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин. – Республикада берничә ел дәвам итүче әлеге программа ел да бетәр дигән куркыныч туып ала. Шуңа да җирлектә хәл ителәсе зуррак проблемалар булган очракта, сумма да күбрәк куела һәм болар бар да халык өчен, аларның уңайлыклары, киләчәкләре өчен дип кайгыртылып эшләнелә. Авыл җирлекләре акчаны апрель аена кадәр җыеп тапшырырга тиеш, ә шулай да бүгенге көндә акча җыюда авырлыклар кичерүче җирлекләребез дә бар. Әлеге мәсьәләгә авыл халкы да салкын карарга тиеш түгел, чөнки үзара салым никадәр иртәрәк җыелса, дәүләт акчасы да шулкадәр тизрәк кайтачак, авыл җирлекләрендә төзекләндерү эшләре дә иртәрәк башланачак, – ди Илшат Солтанович.
Үзара салым җыюда актив эшләүче, инде бүгенге көнгә 100 % акчасы тупланып беткән Шубан авыл җирлеге башлыгы Раиф Мөҗипов быелга планнары белән таныштырып узды: “Быел һәрбер кеше башыннан 450 сум акча җыйдык, әлеге сумма узган ел 300 сум иде. Дөрес арада 50 % ташламага ия булучылар да бар, әйтик ялгыз яшәүче өлкәннәр, студентлар яки яше 90нан узган әбиләр һәм бабайлар. Үзара салым җыю Югары һәм Түбән Шубанда, Гондыр, Ярак Чурмада бик актив алып барылды. “Алга”да эшләүче хезмәткәрләр өчен җәмгыять түләве дә безгә зур җиңеллек тудырды. Инде башкарыласы эшләргә килгәндә, Югары Шубанда 2016 елдан башланган юл ремонты дәвам ителәчәк, янгынга каршы 4 гидрант куелачак, Түбән Шубанда шулай ук юл ремонты эшләнәчәк, бер гидрант кую күздә тотыла һәм зираттагы зур, корыган агачларны чистарту эшләре башкарылачак. Гондырда балалар мәйданчыгын коймалап алырга уйлыйбыз, янгынга каршы гидрант урнаштырачакбыз һәм насос (глубинный) куячакбыз. Ярак Чурма һәм Зур Лызи икенче өлештә юлларны төзекләндерү дәвам итәчәк”.
Бүгенге көндә планны иң аз үтәүче Норма авыл җирлеге һәм биредәге проблемалар белән җирлек башлыгы Тимур Гатауллин таныштырды: “Акча аз туплануның төп сәбәбе узган елга караганда сумманы арттырып, 600 сум итү булса, икенче яктан 200ләп кешенең бездә пропискада торып, читтә яшәве. Быелга үз алдыбызга куелган максатлар – Пүскәнне чиста су белән тәэмин итү, Чапшарда спорт мәйданчыгы төзү, зират коймасын төзекләндерү, ә инде Норма, Кариле, Кили, Нормабашта юлларны ремонтлау”.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев