Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач парклары Үзбәкстан делегатларында соклану уятты (+фото)

Бүген Балтач кунаклар кабул итте.

Үзбәкстан делегатлары бүген Балтачыбызда кунакта. Аларны район чигендә милли ризыгыбыз чәк-чәк һәм гармун моңнары белән каршы алдылар. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов озатып йөрде.

Үзбәкстан делегатлары шәһәр һәм авыл җирлегендәге уңайлы мохит белән танышты. Республика программасы кысаларында төзелгән паркларда булып, безнекеләрнең эш алымнарын өйрәнделәр.

Кунаклар “Ватан сакчылары” паркы, “Салкын чишмә” экопаркы һәм “Сабантуй” ял паркында булып, биредәге матурлыкка, камиллеккә сокландылар.

– Парклар белән танышканнан соң шунысына игътибар иттек, ул булмасын шәһәр, ул булмасын авыл җирлеге – һәр икесендә дә парклардагы төзелеш эшләре бер үк һәм сыйфатлы материаллардан эшләнгән. Бу гамәлләрегез мактауга лаек. “Сабантуй” ял паркын зур бер бакча итеп кабул иттек. Биредәге матурлыкка исең китәрлек. Паркның зәвык белән эшләнүен үзебезнең эшчәнлегебезгә үрнәк итеп алдык, – диде Үзбәкстан Республикасының Бостандык районы губернаторы Джурабек Әхмәдов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач Үзбәкстан кунаклары