Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач почта бүлеге хисап ясый яки алдынгылар бүләкләнә (+фото)

"Хезмәт" газетасы алдынгы хат ташучыларны бүләкләде

Балтач районыныӊ почта бүлеге соӊгы берничә ел республикада иӊ алдынгылардан санала. Районнар арасында күрсәткечләрне чагыштырып караганда аерманыӊ хәйран зур икәне күренә. Менә узып киткән елда да җиткерелгән йөкләмә 115 процентка үтәлгән. Бу үсешнеӊ ел саен шундый адымнар белән баруын искә алсак, дөрестән дә район почтальоннары, аныӊ башка хезмәткәрләрнеӊ эше мактауга лаек. Соӊгы вакытларда посылка белән әйберләр алдыру, салу эше дә нык җанланган. Почта бүлеге хезмәткәрләренеӊ даими рәвештә Россия, Республика һәм район күләмендә Мактау таныклыклары, Рәхмәт хатлары алулары моны дәлилли.

Хисап җыелышында "Хезмәт" газетасы редакциясе дә алдынгы хат ташучыларга Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләкләр тапшырды.Чепья почта бүлекчәсеннән Екатерина Зәйнуллина, Борнактан Фәйрүзә Галимҗанова, Кече Лызидан Нина Парамоновалар  "Хезмәт", "Азьлане" газеталарына яздырту планын алдагы яртыеллыкка караганда арттырып үтәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хисп җыелышы