Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач Президентны ничек каршы алды? (+фоторепортаж)

Кичә районыбызда эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.

Иң элек Президент Чутай авылында “Кызыл юл” җәмгыятенең мегаферма төзелеше белән танышты.



1000 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән ферма төзелешенең смета бәясе – 412848,00 мең сум. Бүгенге көндә биредә 308 783 мең сумлык эш башкарылган. 50 урынга исәпләнгән De Laval саву залы бар. Объектның бер өлеше инде файдалануга тапшырылды.



Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Балтач районына сәфәр кылуының чираттагы тукталышы – күпмилләтле Чепья авылындагы “Халыклар дуслыгы” музее булды. Биредә Рөстәм Миңнеханов мәртәбәле музейның заманча яңартылган вариантын карады, журналистлар белән очрашты.

Аннан соң Чепья мәдәният йортында «2019 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында» Балтач районы советы утырышында катнашты.

Сезнең игътибарга күргәзмәдән фоторепортаж тәкъдим итәбез. 

Зөлфия Шакирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев