Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллинныӊ православие дине вәкилләрен Пасха бәйрәме белән котлавы.

12 апрельдә барлык православие дине вәкилләре Пасха бәйрәмен билгеләп үтә. Бу олы бәйрәм кешеләрне яхшылыкка өнди, аларда гаделлек җиӊәчәгенә ышаныч уята, яшәешнеӊ яӊаруын гәүдәләндерә, мәхәббәтнеӊ көчен исбатлый.

Гасырлардан килгән бу бәйрәм гамәлләрнеӊ ихлас булуын, һәр кешенеӊ хәленә керә белү һәм ярдәм итүнеӊ әһәмиятле икәнен тагын бер кат искә төшерә, бер-береӊә эчкерсез булырга чакыра. Балтач җире православие, ислам дине вәкилләренеӊ тату, бурычларны бер итеп, тырыш хезмәттә гомер кичерә торган төбәк. Һәр эштә, омтылышта бердәм булганда максатларга ирешү җайлырак. Изге бәйрәм һәр йортка бәхет һәм уӊыш, гаиләләргә һәм илебезгә тынычлык алып килсен, бары яхшы гамәлләр кылырга көч һәм дәрт өстәсен. Бәйрәм белән!
Фото: http://www.chaikovskie.ru/afisha/1482/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250