Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач район Советында кичке җыелыш (+фото)

Җомга көнне кичке 5тә район Советы утырышлар залында район хужалык, предприятие-оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары җыелды.

Соӊга калып чакырылуныӊ сәбәбе гади – гадәт буенча шимбә Республика Президенты Рөстәм Миӊнеханов җитәкчелегендә үткәрелә торган видеокиӊәшмә җомга, кичкә күчерелгән. Моны Президентын гаять тыгыз эш графигы белән аӊлаталар. Республика киӊәшмәсендә төзелеш һәм авыл хуҗалыгы тармагындагы эшнеӊ барышына анализ ясалды, бурычлар куелды.

Җыелышныӊ икенче өлешен район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды. Төзелеш тармагы буенча чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров бу өлкәдә әле эшнеӊ башлануын гына җиткерде, подряд оешмаларына, әлегә финанслау булмаса да, эчке резервларга таянып эшләргә тәкъдим ителде. Авыл хуҗалыгы өлкәсе буенча идарә җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин җавап тотты. Аныӊ сүзләрен куәтләп, район башлыгы Рамил Нотфуллин хужалык җитәкчеләренә, язгы чәчүне уӊышлы үткәрү өчен кредитлар алу һәм ашлама туплауны мөһим бурыч итеп алуларын сорады. Бу юнәлештә һәркем үз өстенә тулы җаваплылык алырга тиеш, диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район советы