Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач районы бизнесменнарның дәүләт сатып алулары рейтингында беренче урынны били

Татарстан шәһәрләре арасында бизнесменнар рейтингында Казан лидерлык итә.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанның Балтач районы бизнесменнарның дәүләт сатып алуларында катнашу рейтингында беренче урынны били. Бу хакта “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюда Татарстан Дәүләт сатып алулары агентлыгы җитәкчесе Яков Геллер сөйләде.

“Без республика шәһәрләре һәм районнары буенча чагыштыру таблицасын эшләдек. Быел дәүләт заказлары өчен продукция саткан бизнесменнарны санадык. Татарстанның Балтач районы лидерлык итә”, - дип билгеләп үтте ул.

Рейтингта 2018 елда дәүләт заказларында катнашкан бизнесменнар санының торак пункт яки районда яшәүчеләр санына чагыштырмасын күрсәтүче коэффициент кертелде. Агентлык җитәкчесе,Татарстан шәһәрләре арасында рейтингта Казан лидерлык итә, диде.

Интервью 8 сентябрьдә sntat.ru порталында чыга. YouTubта “Татар-информ” каналында интервьюның видеосын карап була.

 “Татарстан24” телеканалында шимбә 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьтә “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында карый аласыз.

 

Фото: Рамиль Гали

Фото: Рамиль Гали

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/08/171158/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бизнес