Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач районы Чутай егете, КФУ галиме Әнис Галимҗанов: “Без бүген үлем түшәгендә яткан әнисен онытып, бөтен дөньядагы әниләр өчен дару уйлап чыгару турында хыялланган галим хәлендә”

Сәхнә артында туган телләрендә сөйләшә белмәгән татар җырчылары катнашындагы Сабан туйларын уздыруга сарыф ителә торган акча Татарстанның югары уку йортларында татар төркемнәре булдыруга тотылса, күпкә файдалырак булыр иде.

КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты доценты, физика-математика фәннәре кандидаты Әнис Галимҗанов шулай дип саный. Ул бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә бүген ТР Фәннәр академиясендә югары милли мәгариф мәсьәләсенә багышланган түгәрәк өстәлдән соң сөйләгән.
Әнис Галимҗанов КФУда былтыр татар мәктәпләре өчен математика һәм информатика укытучылары әзерләү туктатылуын, татар төркемнәренә студентлар кабул ителмәвен искәртеп үтте. Хәзерге вакытта бу институтта соңгы 3 төркемдә генә татар телендә югары белем бирелә. Аларны чыгарганнан соң, төгәл фәннәрне туган телебездә укытырлык белгечләр әзерләүгә бөтенләй чик куелачак.
"Дөрес, университет хәзер федераль статуска ия. Әмма без, федераль дәүләттә яшәүче халык буларак, туган телебездә белем алырга хокуклы. Бу хакта Конституциядә дә акка кара белән язып куелган", - дип билгеләп узды КФУ галиме.
Элек институтның татар һәм рус төркемнәренә укырга кабул ителгән студентлар өчен өстәмә БДИ үткәрелгән. Нәтиҗәләр татар мәктәпләрен тәмамлаган укучыларның белеме нигезлерәк булуын күрсәткән. Әнис Галимҗанов мәктәпне туган телне саклауның бер чарасы дип атады.
Ул узган гасырның 90нчы елларында оешкан Татар милли университетының эшләп китә алмавының сәбәбен аңлатты.
"Университет - бик зур нәрсә ул. Аны оештыру белем бирү программалары, лекцияләр, практик эшләр, дәреслекләр булуны күздә тота. Ул чакта боларның берсе дә юк иде. Билгеле, студентларга килеп аерым-аерым лекцияләр укып китүчеләр булды. Әмма, дәүләт тәэмин итмәгәнлектән, бу эшчәнлек энтузиастлар тырышлыгына гына корылды, системалы рәвештә алып барылмады", - дип сөйләде ул. КФУ доценты фикеренчә, татар телендә лекция укыганда татарча уйларга кирәк. Чын галим үзенең фәне буенча туган телендә лекция укый белергә тиеш.
Ул бүген югары милли мәгариф өлкәсендә тупланган материалны саклап калуның мөһимлеген ассызыклады. Моның өчен вузларда фәннәрне туган телдә укыту өчен төзелгән җитди дәреслекләрне, белем бирү программаларын, лекцияләрне һәм башка укыту әсбапларны электрон рәвешкә китереп, интернетка "агызып" калдырырга кирәк. Бу үзенә күрә бер нигез булып хезмәт итәчәк һәм киләчәктә безгә этәрелеп китү өчен җирлек булачак, диде ул. Әнис Галимҗанов хәзерге вакытта басма матбугат чаралары бетеп баруын, халыкның әкренләп интернетка күчүен билгеләп узды. Яшьләр арасында да фән дөньясы белән татарча таныштыруны күздә тоткан проект авторлары булуына сөенеч белдерде. Шундый проектларның берсе - Айдар Шәйхинның "Гыйлем" белем бирү порталы. Әмма Әнис Галимҗановны бүген татар яшьләренең интернет челтәрендә рус телендә язышуы, аралашуы хафага сала. Димәк, бу алар өчен җайлырак. Татар булу, - гомумән, авыр нәрсә, чөнки моның өчен үзеңнең нинди дә булса интеллектуаль сәләтеңне эшкә җигәргә кирәк дип саный ул.
Соңгы вакытта безгә дөнья күләмендә танылырга кирәк дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әмма без бүген үлем түшәгендә яткан әнисен онытып, бөтен дөньядагы әниләр өчен дару уйлап чыгару турында хыялланган галим хәлендә - туган телебез үлем хәлендә ятканда, халыкара дәрәҗәгә, дан-шөһрәткә омтылабыз, дип борчу белдерде әңгәмәдәш. Шул ук вакытта өметнең сүнмәвенә ишарәләп:"Кайчан да булса, халыкның тамагы ипигә туйгач, ул туган теле турында уйлый башлаячак. Хәзерге вакытта Уэльс, Голландия, Шотландия кебек илләрдә нәкъ менә шундый күренеш бара", - дип өстәде.

(Казан, 7июль, "Татар-информ", Ләйсән Исхакова
Фото: 185.12.92.146

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250