Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач районында Бөек Ватан сугышы ветераннарына "Фидакарь хезмәт өчен" медальләре тапшырылып бетте (+фото)

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин районыбыз җирлегендә гомер итүче биш Бөек Ватан сугышы ветеранына әлеге “Фидакарь хезмәт өчен” (“За доблестный труд”) медальләрен тапшырды.

Районыбызда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Карары нигезендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медальләре тапшыру чаралары үткәрелде. Бу медальгә Балтач районыннан 14 ветеран лаек булды. Аның чираттагысы 17 июль көнне оештырылды.

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин районыбыз җирлегендә гомер итүче биш Бөек Ватан сугышы ветеранына әлеге “Фидакарь хезмәт өчен” (“За доблестный труд”) медальләрен тапшырды.

Медальләрнең бер өлеше инде Җиңү бәйрәме уңаеннан, үз ияләре күкрәкләренә тантаналы төстә беркетелгән иде, “Россия көне” уңаеннан исә тагын ике ветеранга медальләрне өйләренә барып тапшырдылар җитәкчеләр. Чираттагы өч медаль үз ияләренә Сабан туе гөрләгән 15нче июнь көнне тапшырылды. Ул чакта өч хатын-кыз ветеранны – Смәел авылыннан Фатыйма Нәбиева, Бөрбаштан Нурҗиһан Хөснетдинова һәм Кенәдән Тәскирә Галимуллиналарны куандыру бәхете насыйп булган иде.

Бүген исә Алан авылыннан - Гани Нәҗипов, Балтач бистәсеннән – Әгъләм Исхаков белән Фәтхрахман Хәбибрахманов, Таузар Иленнән – Мөдәрис Зәкиев истәлекле бүләкләрне зур дулкынлану белән кабул иттеләр, чөнки ветераннарыбыз күз алдыннан тормыш юллары, фидакарь хезмәтләре тагын бер кат чагылып үтте. Алар истәлекләре, тормыш хатирәләре белән уртаклаштылар.

Ә Түнтәр авылында гомер итеп, быел май аенда вафат булган сугыш ветераны Вагиз абый Газизовның медален район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов ветеранның улы Габделфаиска тапшырды.

Шулай ук әлеге тантаналарда район хәрби комиссары Васил Вәлиев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, җирлек башлыклары, соңгы эш урыныннан җитәкчеләр, районның "Яшь армиячеләр" оешмасы егетләре дә катнашты.

Районыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннарына дип каралган "Фидакарь хезмәт өчен" медальләре үз ияләренә тапшырылып бетте.

Фото: baltasi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җиңү