Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач "Росгосстрах"ы сезнең иминлекне кайгырта!

2016 елның октябрендә "Росгосстрах" компаниясе үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

"Росгосстрах" Татарстанда эшләүче 50 иминият компаниясе арасында иминиятләштерелгән объектларның гомуми суммасының 40% чыгымын түли. Бу көнгә якынча 400 мең сум дигән сүз.
Үзенең 95 яшьлек күркәм юбилее елында компания клиентларын отышлы төре белән куандыра. Апрель аеннан "Росгосстрах" компаниясенең барлык филиалларында, шул исәптән, Балтачта да «Юбилейный+» старт алды. «Юбилейный+» милек һәм торакны саклау юнәлешендә иң яхшы корал, бәясе ягыннан иң кулай полис, ул миллионлаган читтә төзелеше булган милекчеләргә иң отышлы саклану чарасы булып тора.
«Балтач районында йорт яки дачаны иминиятләштерүнең иң минималь еллык бәясе машинага тулы бак бензин салу яки уртача бәядәге бер пар аяк киеме хакы белән тәңгәл килә!» - ди "Росгосстрах" компаниясенең Балтачтагы агенство җитәкчесе Тимур Витальевич Гордеев. - Теләге булганнар милекне өстәмә иминиятләштерә ала, бу очракта бәя арта, әмма ул артык зур суммада булмый.
Йорт һәм милек иминиятләштерү буенча «Росгосстрах» лидерлар рәтендә. Районда һәр икенче кеше үз милкен биредә иминияләштерә.
Шунысын әйтергә кирәк, республика буена 2016 елда 142 миллион сумга якын милек буенча иминият акчалары түләнгән, шуның 76 миллион сумы янгын, 20 миллион сумга якыны стихияле бәла-казаларныкы. Ә Балтач районы буенча янгыннан зыян күрүчеләргә 3 миллион 322 мең сум, стихияле бәла-казалар буенча 3 миллион 360 мең сум акча түләнгән.
- Безнең агентлар һәм күчемсез милекне бәяләү системасы йортны объектив бәяләргә ярдәм итә. Әгәр клиент аның йорты 850 мең сум тора, ди икән һәм моны агент расласа, алар килешүне шушы суммага төзи ала. Дача һәм үзләре даими тормаган читтәге төзелешләр өчен безнең иминият бәяләре - оптималь. Төзелешләрне иминиятләштерүгә җаваплы карарга кирәк. Агентларга сорау биререгә читенсенергә кирәкми, чөнки бик охшаш ике йорт бәясе ягыннан аерылырга мөмкин, берсенең түбәсе металлочерепица, ә икенчесендә йомшак кровля, берсендә агач рамлы тәрәзә, икенчесендә пластик һәм башкалар. Ә безнең агентлар һәр йортның күпме торуын төгәл исәпли. Шулай ук компания агенты нинди очракта йортны иминиятләштеререгә кирәк, ни өчен шул очракта иминиятләштерергә һәм иминият акчалары нинди шартларда түләнүен яхшылап аңлатачак, - ди Тимур Витальевич.
Болардан тыш, узган ел районыбызда «Росгосстрах»ның үз банкы эшли башлады. Банк кертемнәр, түләүләр (штраф, башка банклар кредиты, шул исәптән «Татфондбанкныкын да, торак-коммуналь түләүләр) кабул итә, биредә акча күчерергә мөмкин. Шулай ук пенсия һәм югары кертемле дебит картасы рәсмиләштерергә була.
Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250