Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач Сабан туеның баш батыры, кыр батыры, уңган сыер савучылар... (+фото)

Сабан туе – хезмәт туе быел да гөрләп узды.

Нәкъ «Хезмәт»ебез баш батырга дәгъвә кылучы дип язганча (Хезмәт, №22, 10 июнь), Яңгул егете Руслан Илдар улы Рәфыйков район сабан туеның келәм батыры булып калды. Өметле батырның иңнәренә тәкә салынды. Тагын бер батырыбыз – ул Кыр батыры, әлеге дәрәҗәле исемгә быел «Маяк» җәмгыятеннән Илфат Әхмәтгали улы Әхмәтханов лаек дип табылды. Илфат Әхмәтханов «К-742» тракторында җәмгыясе 1138 гектар мәйданда бөртеклеләрне җир куенына салган. Язгы кыр эшләре вакытында КПК-9 «Fiat» агрегаты белән 1150 эталон гектар эш башкарган. «Кызыл юл» хуҗалыгыннан Ризида Нурзада кызы Әхмәтшина, Тимирязев исемендәге җәмгыятьтән Энҗе Мәннур кызы Зарипова быелның биш ае эчендә иң күп сөт сауган алдынгы сыер савучыларыбыз. Егерме ике ел хезмәт тәҗрибәсе булган Ризида Әхмәтшина, ел башыннан алып,116 баш сыердан 6630 центнер сөт сауган, ә Энҗе Зарипованың эшли башлавына җиде ел, ул илле баш сыердан 1924 центнер сөт савып алган. Табыннарыбыз муллыгын тәэмин иткән әлеге батыр уңганнарыбыз быелгы Сабантуй әләмен күтәрде. Рәхмәт сезгә, уңган-булган, районыбызны данлаучы батырларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев