Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач Сабантуенда хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр

Балтач Сабантуеның тантаналы өлешендә район башлыгы Рамил Нотфуллин хезмәт алдынгыларына акчалата бүләкләр тапшырды.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш кертүе өчен “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге  казанышлары өчен” медале белән Шеңшеңәр авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Һадиева Нурия Нургаян кызы бүләкләнә.

 Авыл хуҗалыгы производствосында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан  Республикасының “Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы”   мактаулы исеме  “Сурнай” җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы Хафизов Илдус Салих улына бирелә.

Агросәнәгать комплексында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте  өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы Министрлыгы Рәхмәтен белдерә:

 "Якты юл" Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директоры Асхадуллин Зиннур Нурлыҗан улына;

"Сосна"  Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш энергетигы Галипов Фәрит Габделәхәт улына;

Тимирязев исемендәге Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең кладовщигы Мөхәммәтгалиев Госман Корбангали улына;

За многолетний добросовестный труд в системе агропромышленного комплекса объявляется благодарность Министерства сельского хозяйства Российской Федерации генеральному директору общества с ограниченной ответственностью “Дуслык” Колоколову Николаю Григорьевичу.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгының Мактау грамотасы белән "Агрохимия хезмәте үзәге “Татарский" Федераль дәүләт бюджет учреждениесенең баш агрохимигы Гараев Нургаян Нурислам улы бүләкләнә.

Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен «Балтач муниципаль районы алдындагы казанышлары  өчен» медале белән бүләкләнәр:

Смәел авылында яшәүче хезмәт ветераны - Галиев Фаварис Мөхәммәтгали улы;

Кили авылынды яшәүче хезмәт ветераны - Шакирова Фирдәүсә Гафурҗан кызы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев