Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач тротуарларын су баса (фото)

Яз җиттеме Каенлык ягы халкы тротуарсызлыктан тилмерә башлый.

Язын һәм көзен баш бәласенә әверелгән бу тротуарны сайтыбызда, газетабызда гел язып торабыз. Тәнкыйть сүзләре кәнфит булмый башлагач, кибет хуҗалары узган көзлектә үзләренчә трап ясап куйган иде. Әмма ул бик кыска итеп эшләнеп, барыбер пычрак ерып йөрергә калды.
Тротуарны икегә бүлеп аккан кар сулары, асфальт ватылып балчыкка әверелгән җир өслеге кайткан-киткән арада зур комачаулык тудыра.
Инде кабат язлар килде, кабат тротуар проблемасы баш калкытты. Күпме кеше үтә биредән, барысының телендә бер сүз, кайчан бу башбаштаклыкка нокта куелыр? Мөгаен, куелмас, без аңа инде ышанмыйбыз. Җырдагыча, "Әйләнә дә килә язлар, әйләнә дә килә җәйләр", дип җырлап, тротуардагы пычрак беткәнче түзәсе кала...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250