Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач туристларны көтә (фото)

Бу атна башында мәгариф учреждениеләре арасында туризм буенча проектлар яклау булды.

Россия WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын 2019 елда Казанда кабул итәчәкләр.
Эшче һөнәрләр елдан-ел популярлаша бара. Моны ел саен үткәрелүче Ворлд Скилс эшче һөнәрләр чемпионаты да раслый гына.
Исегезгә төшерәбез, "WorldSkills International" хәрәкәте 1950 елда ук оеша. Ул эшче һөнәрләрнең абруен үстерү юнәлешендә эшчәнлек алып бара. Бүген әлеге оешмада дөньяның 72 иле исәпләнә. Россия исә халыкара хәрәкәткә 2012 елда кушылган. 2019елда Татарстаныбызда исә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты үтәчәк. Эшче һөнәрләренең абруен арттыру, һичшиксез, турыдан-туры икътисадның үсеше белән бәйле, ә бу Республика җитәкчелеге һәм аның Лидеры Рөстәм Миңнеханов үз алдына куйган өстенлекле бурычларның берсе. Республиканың сәнәгать предприятиеләре һәм вузлары белән берлектә Татарстан җитәкчелеге эшче һөнәрләрен үстерү һәм популярлаштыру белән кызыксына. Районыбызда да бу уңайдан икенче ел инде күләмле чаралар үткәрелә.
Быелгысы киңрәк колач алып югары дәрәҗәдә үтүе белән аерылып тора. Агымдагы атна районыбыз тарихында һөнәрләр чемпионатының иң кызган мәле булып тарихка кереп калды. Әлеге күркәм эш туризм буенча проектлар яклау белән башланды.
- Татарстандагы туризмга дәүләт тарафыннан игътибар сизелерлек дәрәҗәдә артты. Башкалада булып узган "Универсиада", "Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты" да моңа җитди этәргеч бирде. Республикабыз белән чит ил кешеләре генә түгел, милләттәшләребез дә кызыксыналар. Шуңа күрә дә инде эчке туризм үсешенә зур игътибар бирелә. Яңа экскурсион программалар әзерләнә, объектлар ачыла. Без дә бу юнәлеш буенча күләмле эш башлап җибәрдек. Мәгариф учреждениеләре арасында узган елның декабрь аенда туризм буенча проектлар конкурсы игълан иттек, - диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева.
Чара барышында барлыгы 31 проект якланды. Нигездә, һәрберсендә туристларны кызыклы маршрут буенча йөртү, районыбызның истәлекле урыннарын күрсәтү, күренекле шәхесләр белән очрашулар оештыру, чит ил туристларын гади авыл тормышы белән таныштыру күздә тотыла. Тема бер төрле булса да, һәр коллективның бу эшкә үзенчә якын килүе жзур кызыксыну уятты.
- Мин әле Балтачны шыпырт кына ята дип уйлаган идем, ялгышканмын. Бик матур эшләр башкаргансыз, рәхмәт. Хәзер инде әзер проектларны ныклап өйрәнеп, төзәтмәләр кертеп, камилләштерәсе генә калды, - диде республиканың авыл туризмы төбәкара ассоциациясе рәисе Руфия Мөхәммәдиева.
Соңыннан туризмны җәелдерү өчен мөмкинлекләрне барлау, бу эшкә бергәләп алыну юллары хакында сөйләшенде. Чыннан да, Сабантуйлар вакытында, башка чараларда үзебезнең кул осталарының эшләрен күрсәтә башлыйбыз икән, халыкта зур кызыксыну туачак. Шул ук шәл бәйләү, көмеш сувенирлар, картиналар ясау дисеңме, аш-су осталары тәкъдим итү туризмны җәелдерүдә бер дигән чара булачак.
Туризмы хакындагы әлеге сөйләшү күкләргә менмичә генә, җирлек мөмкинлекләреннән чыгып фикерләшү булды, минемчә. Ә нәтиҗәсен вакыт күрсәтер. Авылларда төркем-төркем туристлар йөргәнен күрсәгез, аптырамассыз. Үзебезнең укытучылар, укучылар, тәрбиячеләр әзерләгән туризм проектлары тормышка ашкан дигән сүз булыр бу.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250