Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач урманчылары өчен кабат урак өсте (+фото)

Кили питомнигында 1 миллион 200 төп нарат, 360 төп карагай үстерелгән

19 апрельдә Татарстанда, шул исәптән Балтачта да «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе старт алды. «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә.

– Быел ул 2 этапта узачак: 19 апрельдән 19 июньгә кадәр һәм 13 сентябрьдән 13 ноябрьгә кадәр. Язгы этапта урман территорияләрен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, шулай ук аншлаглар, информацион щитлар һәм урманда ял итү урыннары ремонтлау һәм төзекләндерү планлаштырылган иде, – ди Балтач урман хуҗалыгының баш урманчысы Фәргать Һадиев.

Планлаштырылган эшләрнең инде бүгенге көндә күбесе башкарылган. Быел урманчыларыбыз көче белән район чигенә аншлаг куелган, урман яннарында урнаштырылган плакатлар яңартылган, шлагбаумнар буялган. Янгынга каршы барлык урман кырыйлары сукаланган. Тимирязев исемендәге хуҗалыкта – 4, Ямбурово авылы янында 6 гектар агач утыртылган. Тагашурда 50 гектарда урманнар чистартылган.

- Әлеге хезмәтләрне башкару күп көч сорый. Урманчыларыбызга Лесхоздан килгән хезмәткәрләр дә ярдәм итте, – ди баш урманчы.

Кили авылындагы питомникта 2 еллык 1 миллион 200 төп нарат, 2-3 еллык 360 төп карагай үстерелгән. Үзебездә агач утыртудан тыш, Балтач урманчылары Азнакайда да 50 гектарда агачлар утырткан.

«Татарстанның чиста урманнары» акциясенә елның-елында «Балтач» дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре җитәкчелегендә мәктәп укучылары да кушыла. Аларның тырыш хезмәте белән урман полосалары төрле чүпләрдән арындырыла, яшь үсентеләр утыртыла.

- Районыбызның чисталыгын күп очракта балалардан башка күз алдына китерү дә авыр. Рәхмәт аларга! Моңарчы Балтач һәм Норма урта мәктәбе укучылары белән 500-600 төп агыч утырттык. Соңрак акциягә башка мәктәпләрдә кушылачак, – ди «Балтач» табигать тыюлыгы җитәкчесе Рамил Хаҗиев.

Урманнарда санитар-экологик таләпләргә туры килә торган мохит булдыру бары тик үзебездән генә тора. Шуңа да, районыбызның барлык хезмәтчәннәрен шушы акциядә актив катнашырлар дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев