Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач урта мәктәбенең исән калган беренче карлыгачы

Балтач урта мәктәбенең беренче чыгарылыш укучыларының бүгенге көндә бары берсе генә исән, ул - Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готовичның әнисе Сара апа Әхмәтова.

Күптән түгел Балтач урта мәктәбенең укытучысы Руфия Закирова һәм хезмәт ветераны Мәгъсүм ага Мөхәммәтҗанов Арча районы Хәсәншәех авылында яшәүче министрның әнисендә кунакта булып кайтты. Аларның максаты: мәктәп тарихын туплап, китапка материал җыю.

- Бик матур очрашу булды ул. Сара апаның камил акылына, чисталыгына, пөхтәлегенә, матур һәм бай теленә сокландык. Тарихны барлап, истәлекләр белән уртаклаштык, - ди Руфия Закирова.

Сара апалар классларында 11 укучы Балтач мәктәбен бетерә: 6 кыз һәм 5 егет. (Шәрәфетдинов Әхәт, Хәбибуллин Рамазан, Абдуллин Лотфулла, Садыйков Мөнир, Мөхетдинов Мансур, Исламова Сара, Сәләхова Сәгурә, Ибраһимова Зифа, Исмагилова Хәдия, Галиева Асия, Мәннапова ...). Район мәгариф бүлеге мөдире Мөхәммәтҗан Килдиев кызларның документларын Арча педогогия училищесына илтеп тапшыра. Кызлар алтысы да педучилищены уңышлы тәмамлап, укытучы булып эшлиләр. Шулай ук араларыннан ике егет тә укытучы һөнәрен сайлый.

Сара апа да гомере буе бер урында - Хәсәншәех мәктәбендә башлангыч классларда балаларга белем бирә.

- Мин гомерем буе Балтач урта мәктәбе коллективына рәхмәтле булып яшәдем. Үзем Арча районы кешесе булсам да, гомеремнең бик матур мизгелләре Балтач белән бәйле. Ирем Готов та шул мәктәп укучысы иде. Минем генә түгел, улым Маратның да тормышында зур роль уйнаган җирлек ул, - ди ил-көннәргә игелекле балалар үстергән ана. - Гомерем буе һөнәремә, хөкүмәткә тугры булдым, эшемне яратып эшләдем, илемне, партияне яраттым. Болар барсы да укытучылардан, җитәкчеләрдән килә. Мәктәп мөдире булып эшләгән елларым да күп булды. Игелекле иргә кияүгә чыгып, илгә игелекле балалалар үстердем. Әтием шундый кеше иде: безнең белемле булуыбызны теләде, укытырга тырышты. Абыйларым хәрби иде, икесе дә сугышта: берсе Украина, икенчесе Ленинград янында һәлак булды. Улларым аның каберлегендә булып кайттылар. Апаем югары юрист белгече иде. Укып чыккач Нагаман шәһәренә җибәрделәр. Без тормыш авырлыкларына бирешмәдек, тырыш булдык, гел эшләп яшәргә омтылдык.

Руфия ханым әйткәнчә, Сара апалар кебек үз хезмәтенә тугры, бар көчен балаларга белем бирүгә багышлаган, илен, Ватанын яратучы укытучылар белән безнең сафлар тулыланса иде дә, мәктәпнең киләчәге дә шундый шәхесләр кулына калса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250