Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач ягы серен белдем

Күптән түгел Балтачта үткәрелгәне “Милли уеннар – тәрбия хәзинәсе” дип исемләнгән иде.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты “Ак калфак”хатын-кызлары оешмасы күчмә утырышларын һәрвакыт көтеп алабыз. Иң беренче чиратта нинди тема булганлыгы кызыксындыра. Күптән түгел Балтачта үткәрелгәне “Милли уеннар – тәрбия хәзинәсе” дип исемләнгән иде.

Таузар итек-читеге

Балтач – иң беренче чиратта хезмәт сөюче кешеләре белән бай. Кеше генәме соң, район гербында аюга хәтле балта тотып тора. Димәк, ул да тик ятмый урманда, бура бурый булыр! Уены-чыны бергә, әмма Балтач ягы җирләре буйлап автобус белән барганда авыллардагы төзеклеккә игътибар иттем. Бакчаларда тирән-биек итеп бәрәңге төпләре өелгән, бер чүп юк! Без килешкә яңгыр явып китеп, бар бакчаларны сугарып та куйган. Автобус тәрәзәсеннән карап барганда бу кадәр матурлык ясалма күк иде, чын булмас дисең.

Чынлыкта чын! Моны Балтач ягы кешеләре белән аралаша башлагач аңлыйсың. Аларда шул кадәр эшкә бирелгәнлек, кушканны намус белән үтәү! Бу кайдан килә? Әлбәттә, балага кечкенә чакта бирелгән тәрбиядән. Балтачлылар юкка гына уен темасын алмаган, уен тәрбия эшендә хикмәтле бер хәзинә.

Беренче тукталыш булган Таузар авылы балалар бакчасында “Итек-читек чигәбез” дигән җырлы уен карадык. Карадык кына түгел, дөнья буйлап татар хатын-кызларын туплаган “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова тәкъдиме белән шунда ук без аның сүзләрен отып калып, җырлап, уйнап та карадык. Уен сүзләре нәкъ менә “Итек-читек”неке кебек кабатларга җайлы һәм гади булырга тиеш. Халык уеннары шуңа күрә дә гасырлар буе югалмый сакланып килгән, безнең алдагы бурыч - аларны смартфонлы балачак иленә дә тапшыру.

“Итек-читек инәбез,Читек башы чигәбез”, дип түгәрәккә басып җырлаган бала, шундук аны тәкъдим дә итәргә өйрәнә: “Кирәкмиме, алмыйсызмы, әллә киеп карыйсызмы?”. Тырышлык бер, товарны сата белергә дә кирәк бит! Уен гына кебек, ә бит нигезендә тормыш алып бару кагыйдәләре ята.

Таузар Балтач районының иң кечкенә авылы, 56 хуҗалык, 200 якын кеше яши. Әмма ул иң кечкенә авыл буларак бетмәгән икән, тырышып көр тормыш белән яши белә икән, моның сере әллә шул “Итек-читек” уенындамы?

Авыл кечкенә. Уртасында аны бер учка алып торучы балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, мәдәният йорты һәм медицина учреждениясе кергән гаятьматур һәм төзек бина бар. Ул заман таләпләренә туры килә торган итеп җиһазландырылган. Таузар балалары иске шартларда тәрбияләнми, дөньядан артка калып үсмиләр.

Мәктәп ишек алдындагы мемориаль комплекс та зур тәрбияви әһәмияткә ия. Ул шулай ук заманча эшләнгән. Сугыш кырында һәлак булган авылдашлары истәлеге дәрәҗәләп саклана.

Сугыш ветераннарына булган зур хөрмәтне дә күрдек. Алар икәү генә калганнар инде. Мөдәррис ага Зәкиев һәм Тәскирә ханым Галимуллина. Ветераннарны тирә-якта матурлыгы белән тиңе булмаган тарантаслы ат белән алып килделәр. Аны Карадуган авылында яшәүче Рәшит ага Сәгъдиев ясаган. Ул атлар да асрый. Бу тарантас бик күп бәйрәмнәрдә катнаша, тирә-яктагы сабантуйлар да аннан башка үтми. Тарантас та балтачлыларның сере: һәрбер һөнәрле кеше эшен җиренә җиткереп эшләгәнгә күрә мул һәм тук яши, мактауга ия.

Миллионер Карадуган

Алда тарантаслы авыл – Карадуган. Монда без авылның катнаш төрдәге балалар бакчасының “Балачак иле” музее ачылу тантанасында катнаштык. Мондый музей ясау кемнең башына килгәндер, белмим, әмма бик шәп идея. Тагын да шул күчмә утырышның “Милли

уеннар – тәрбия хәзинәсе” темасының бик тә актуаль икәнлеген дәлилләү. Монда ни генә юк! Аерым игътибарга элекке тәгәрмәчле арба лаек. Аны араталы бәбәй арбасы дип тә атарга була. Баласын шуның эченә бастырып куйган әнинең куллары эшкә бушый, бала исә пүкән күк бер җирдә генә тормый, үзе булдыра алганча йөреп тора. Йөргән арада күзе яңадан-яңа нәрсәләр күрә, кызыксына, алга таба хәрәкәтләнә. Ә ул арбаны кем ясый? Әти яки бабай. Алар да шушы бала дип мәш килә. Кулың оста булса күршеләрең дә ясап бир ди, базарга да алып чыгарга була. Әйтәм ич, Балтачта аю да балта эшенә өйрәтелгән булыр!

Карадуган балалар бакчасы мөдире булып Зөһрә ханым Бәдретдинова эшли. Ул Балтач “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зөлфирә ханым Камалова кызы. Зөлфирә ханым районда зур хөрмәткә ия кеше, кызы да аннан калышмый. Зөлфирә ханым эшенә шул хәтле җаваплы карый, алдына буй җитмәслек кебек бурычлар куя белә һәм әйткәненә ирешә.

Балалар бакчасы эчтән дә, тыштан да бар яктан үрнәк. Монда бер юлы өч телдә сөйләшәләр. Инглиз телен өйрәтү татар теле аша бара. Тел галимнәре татар баласына татар теле аша инглиз теле җайлырак бирелә ди, карадуганлылар моны күтәреп алганнар да, тәрбия һәм белем бирү нигезенә салганнар. Ана теле- татар теленә игътибарны юнәлтүне болай итеп тә эшләп була икән бит! Карадуган балалар бакчасының бу юнәлештә эшләве Татарстан Республикасы мәгариф җитәкчелеге, галимнәре тарафыннан таныла, ул иң яхшы билингваль балалар бакчасы исеме ала һәм миллионлы грант ота. Туксан урынга исәпләнгән зур булмаган балалар бакчасы өчен миллионлы грант би-и-ик зур хәзинә! Мондагы шартлар шәһәрнекеннән ким түгел.

Бакчада балалар тула басуны уен итеп күрсәтте. Сарык йонын кулына алып та, киезләнсен өчен аяк белән таптап та үскән бала башка һөнәргә дә тиз төшенә, эштән курыкмый. Әнисә ханым Булатованың остаханәсендә курчак һәм чәчәкләр ясарга өйрәнү безгә дә файдага булды. “Балачак иле” музеендагы кызыл балчык һәм балавыздан әвәләнгән курчаклар исә иң уникаль экспонатлар рәтенә керә.

Карадуган тагын бер ягы белән истә калды. Монда әтиләр союзы бар. Аны Булат Зиятдинов җитәкли. Булат Зиятдинов Балтач ягында танылган нәселдән. Ул 6 авылны берләштергән “Игенче”хуҗалыгын җитәкли. Нәрсә белән шөгыльләнә соң әтиләр союзы?

- Әлбәттә, балалар тәрбиясе белән. Без мәктәптә әти-әниләр комитетларында күбрәк әтиләр булсын дип тырышабыз. Моның өчен әтиләр белән сөйләшеп, аларны балалары тәрбиясенә күбрәк игътибар итәргә чакырабыз. Ялгыз әниләр кебек, ялгыз әтиләр дә бар. Алар да ярдәм һәм теләктәшлеккә мохтаҗ. – диде ул. – Матди һәм тәрбияви яктан авыр гаиләләрне күз угында тотарга тырышабыз. Малайлар белән иң тиз уртак тел табу чарасы – спорт уеннары. Әтиләр дә шуңа тартылса, балалары да күз алдында була, чыныгып, чын булып та үсәләр.

Китапханә – хан сарае.

Алга таба юл район үзәгенә. Татарстан алга киткән республика дип әйтү өчен Казанны барып күрү генә җитми. Аның районнарында да булырга кирәк. Мәсәлән, Балтачның үзендә. Бар җир төзек, аңлашыла, тырышлар, тик бит бар җир заманча матур! Төбәк архитектурасы, аның бизәлешенә бүген аерым игътибар. Кеше сәяхәт итә башлады, алга киткән чит илләрне күреп кайталар. Җитәкче иптәшләр читтә күргәнне үз җирендә тормышка ашыра башлаган чакта яшибез. Мисалга Балтачның үзәк китапханәсе.

Китапханә монда урамнан ук башлана. Аның каршындагы мәйданда фонтаннар уйный. Алар чыннан да уйный. Җирдән бәреп чыгалар да, шул ара юк булалар. Без килгәндә, бер автобус апаларга игътибар итми, шул фонтаннар белән бер кечкенә малай мәш килә иде. Читтәрәк әнисе һәм тагын башка яшь әниләр тора. Алар нәниләрен уйнатыр өчен дә, ял итәр өчен дә шушында килә. Матур, кызыклы, ышыклы китапханә янындагы мәйданга!

Ә эчендә… Эчендә, ишек ачып керүгә үк, бу китаплар өчен төзелгән хан сарае дисең!

Монда без Муса Җәлил исемендәге Бөтенроссия шигырь уку конкурсында җиңгән Диләрә Муллагалиева белән таныштык. Ул Балтач гимназиясендә укый, дүртенче класска күчкән.Башка балалар да чын сәнгатьчә итеп шигырь укып күрсәттеләр.

Җирле шагыйрә Фәридә ханым Шакированың Тукайга багышланган үз шигырьләрен уку бик тәэсирләндерде.

Бер шигыре Габдулланың әнисе Бибимәмдүдәгә багышлана.

Куенына алып бер сөяргә

Тилмергән ул газиз баласын.

Сизенгәндер, нәни Апушының

Тар дөньяда ятим каласын…

Без Сасна Пүчинкәсе зиратындагы Бибимәмдүдә абыстай кабере янына да барачакбыз, тик әлегә маршрут Бөрбашка.

Бөрбашта ачык авызлылар юк!

Бөрбаш татар дөньясында иң танылган авылларның берсе, чөнки анда яшәүче бер кеше үзе татарлар арасында иң дәрәҗәлеләрнең берседер. Кем соң ул? Бу Саба түгел, димәк Президент түгел ул. Космонавтмы әллә, танылган җырчы, буй җитмәслеккә ирешкән спортсмен, иң бай эшмәкәр? Юк, ул авыл мулласы Җәлил хәзрәт Фазлыев. Бөрбаш авыл мулласы Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең Баш казые да, Балтач районы имам-мөхтәсибе дә булып тора. Шул ук вакытта туган авылында үз кайгы-хәсрәтләре, шатлык-сөнечләре белән тырышып гомер итә.

Бөрбашта без башта авылның балалар бакчасына кердек. Андагы чараны караганда Җәлил хәзрәт тәмле пылау белән сыйламак булып безне бакча ишек алдында көтеп утыра иде.

- Артык кайнар булмасын дип үзем өреп-өреп суыттым, - дип каршы алды ул, без чыкканда, һәрвакыттагыча җор итеп.

Бөрбаш балалар бакчасында әзерләнгән уенлы чараны “Әҗерләре калсын буыннарга, борынгыдан килгән мирасның…” дип атаганнар. Мондагы үзенчәлек шул ки, балалар уенында әби белән бабай да катнаштылар. Әбиләр, гадәттә актив инде, болай да, ә монда Наил бабай белән Рүзилә әби парлашып килгән. Икесенең дә гомерләре мәктәптә эшләп узган, тәрбия эшенең бар нечкәлекләрен беләләр. Уен барышында оныклары Әделнең бабасы белән бергә кушылып, “Гармун алыйк әле, дускай, Гармун уйнатыйк әле!” дип җырлавы ни тора!

Уеннар да кызыклы, үрнәк итеп алырлык иде. Балалар әбиләренә орчык сүтәргә булышканда бер-бер артлы татарча кеше исемнәре әйтеп ярышты. Аннан төрле төстәге йон йомгакларын тәгәрәтеп, тиз генә төс парларын табарга кушылды. Уен, әмма барсы эш эшләүгә өйрәтү белән сугарылган!

Бөрбашта мин бу як халкының ни өчен шул кадәр тырыш икәнлеге серенә төшендем кебек. Балалар бер уен барышында тиешле үз урынын тиз генә таба алмаган кешегә такмак әйтеп “ачык авыз” диде. Кимсетү түгел бу, чөнки уен барышында шаяру булып яңгырый, әмма ачыктан-ачык “ачык авыз” дип әйтелә. Тәрбияче апалары ота алмагач, аңа да “ачык авыз” дип көлештеләр. Менә шул кечкенәдән ачык авыз булмаска омтылу бу якның тырышлыгы, булдырганлыгы середер бәлки? Уен аша бирелә, уен аша сеңдерелә. Кечкенәдән. Уен гына димә, дөнья бу!

Тагын бер нәрсәгә аерым игътибар иттем. Уен вакытында азан тавышы яңгырады, тәрбияче балаларны тыеп, бу вакытта үзләрен ничек тотасы икәнлеген искәртте. Менә ул уен вакытындагы милли тәрбия! Әллә нәрсәләр уйлап чыгарасы юк, гади авыл тормышына күз салырга кирәк.

Җәлил хәзрәт бөлерме?

Әлбәттә, Җәлил хәзрәт белән очрашу аерым игътибар сорый. Башта Бөрбаш авылында урнашкан ир балаларга ислам дине кысаларында тәрбия һәм белем бирүче пансионатта булдык.

“Ярдәм” мәчете фонды тырышлыгы белән эшли башлап, бүгенге көндә балалар учрежденияләре өчен булган бар катгый таләпләргә туры килә торган итеп ремонтланган пансионат 5-8 сыйныф укучыларын кабул итә. Россиянең төрле төбәгеннән килеп монда укырга һәм яшәргә була. Бала авыл мәктәбендә дөньяви белем алуын дәвам итә, пансионатта исә дин белем туплый.

- Безгә килгән ике бала өйләрендә дөньяви белем кирәк түгел дип тәрбияләнгәннәр иде. Мәктәптә әйбәт укымасалар безгә алар белән төрле фәннәр буенча аерым шөгыльләнергә җай юк, дини белемгә вакыт калмаячак, - диде Җәлил хәзрәт. – Авыл мәктәбендә укыту татарча бара. 14 баланың 12се мәктәптә русча укып килгәннәр. Беренче чиректә араларында ударник та юк иде. Тора-бара рәткә керделәр, 4 һәм 5 билгеләре күренә башлады.

Җәлил хәзрәтнең баланы укырга өндәүдә үз аерым методикасы. Бишкә укыганнарга 5 мең премия ди ул.

- Әле ярый “биш”кә генә укымыйлар, бөлер идең, - дип, тагын шаярып алды. Ә беренче чиректә алдынгы укучыларга тырышлык өчен500 сум түләп кызыксыну тудырган.

Кайбер дини гаиләләрдә балаларын өйдә укуга күчерәләр. Бөрбаш пансионатына андыйлар да килгән булган.

- Алтынчы сыйныфта дип исәпләнүчеләрнең дүрт класслык та белемнәре юк, - дип үз фикерен җиткерде хәзрәт.

Пансионатта яшәп укучылар өчен бар шартлар да булдырылган. Алар монда рәхәтләнеп велосипедта да йөри, чаңгы да шуа.

Чаңгы дигәннән. Җәлил хәзрәт тәрбия эшләрен үз гаиләсе үрнәгендә алып бара. Кышын ул, мәсәлән, үз бакчасында оныклары өчен чаңгы юлын үзе яра. Вәгазь сөйләгән вакытта бала тәрбиясендә уеннарга аерым әһәмият кирәк дип әйтте.

- Уен уйнау баланы җиңү һәм җиңелү хисләре аша үткәрә. Җиңелә белү аерым әһәмияткә ия. Моңа бала кечкенәдән өйрәнергә тиеш, - диде ул. – Җиңелә белү фәненә, алга таба атлау өчен омтылышны таба белүгә өйрәтү дә керә. Соңгы вакытта балалар арасында кечкенә генә уңышсызлыкны да үтеп китә алмый үз-үзләренә кул салу очраклары ешайды. Бала төрле уеннар аша үтмәсә, шул исәптән спорт уеннары, килеп чыккан проблемаларны чишә алмаска мөмкин.

Тукай әнкәсе

Иң дулкынландыргыч мизгелләр – Сасна Пүчинкәсенә Габдулла Тукай әнисе Бибимәмдүдә абыстай кабере янына зиратка бару булды. Каберне, зиратның үз тәртибенә һич кенә дә зыян итми, затлы таш белән ясаганнар. Бизәп түгел, тыелып кына, артык бер сүз, бер җөмлә кертми язылган асыл истәлек ташы тора. Монда, бөек Тукайның анасы Бибимәмдүдә ханым кабере янында пышылдап кына сөйләшәсе килә. Артык сүз язмыйм, барып күрергә, андагы аерым бер халәтне тоярга кирәк.

Пленар утырыш

Пленар утырышны Балтач яңгыр белән яңартты. Ачык һавада үткәнлектән, без әле ышык эзләп качтык, әле яңадан эшкә керештек. Онытылырлык булмас инде.

Рәсми өлеш монда да уеннар белән үрелеп барды. Кариле балалар бакчасының күкәй тәгәрәтүе борынгы заманнарга алып китте, бу мул уңыш сорап җиргә сыену. Шуңа күрә яңгыр

монда бик тә урынлы булды, әллә, күкләр канцеляриясебелән сөйләшеп, сценарийга керткәннәр инде. Кариледә, әйтергә кирәк, бу йола бүгенге көнгә кадәр сакланган.

Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән килгән йөздән артык калфаклы ханымнар Балтачта чыбыркы уйнатып та карады. Аны шартлатуга килгәндә, Кадрия ханымның үзеннән уздыручы булмады. Кадрия ханым үзе зыялы галим, үзе көтүче чыбыркысын яшен тизлеге белән өстерәп алып, “Шарт!” итеп шартлата да белә. Татар хатыны!

Уен – уен эш түгел. “Ак калфак”ның күчмә утырышында халык уеннарын җентекләп өйрәнелеп, аларның балага милли тәрбия бирүдә ни кадәр мөһим икәнлеге ассызыкланды.

 

Киров өлкәсе, Нократ Аланы шәһәре

Ак калфак җитәкчесе Шәмсия Хәлимова

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ак калфак