Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Балтач” ял паркында “Күңелле стартлар” уены гөрләде

5нче сентябрьдә "Балтач" ял паркы бер дә тынып тормады. "Көннең салкынча торуы да куркытмады безне. Балаларыбыз белән бергә паркка килеп, алар өчен көч биреп тордык. Бистәдәге 5 балалар бакчасы арасында "Күңелле стартлар" дигән уеннар булды.

Кызыбыз Азалия беренче номерлы балалар бакчасының "Дельфин" командасында катнашты. Алар беренче урынны алды. Икенче һәм өченче номерлы балалар бакчалары икенче,өченче урыннарны яуладылар. Балаларга бүләккә Балтач гербы рәсеме төшкән символик кружкалар, медальләр, Мактау таныклыклары тапшырылды", диде бәйрәмнән күңеле булып кайткан Алсу Зәкиева.

Кичке сәгатьләрдә дә паркта бәйрәм атмосферасы дәвам итте. Зурлар өчен "Формула-1", капчык күтәреп чүгәләү, озын таякта йөрү, таяк тартышу кебек уеннар оештырылды. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләргә ия булды.

"Формула-1" уенында еракка тәгәрмәч тәгәрәтүдә беренче урында - Нәзир Фатыйхов (Яңгул), икенчедә - Айрат Зәйнуллин (Норма), өченче - Нурсил Заһидуллин (Балтач).

50 кглы капчык күтәреп чүгәләү ярышында Равил Закиров (Балтач), Алмаз Сәлахов (Балтач), Айрат Зәйнуллин (Норма) иң көчлеләре булып танылдылар.

Колгада йөрү буенча Нуршат Шәфигуллин (Шеңшеңәр), Илфар Гыйльметдинов (Бөрбаш), Ильяс Галимуллин (Балтач), Рәсиф Нәҗиповка (Балтач) тиңнәр булмады.

Таяк тартышуда беренчелекне Марсель Кәбиров (Балтач), икенчене Рәнис Вафин (Субаш), өченче һәм дүртенче урыннарны Илшан Вафин (Субаш) белән Алмаз Сабиров (Балтач) бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250